Студентлар өчен «Уйлап табуларның халыкара классификациясе» темасына гамәли дәрес

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) 13 февральдә Казан милли тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары өчен «Уйлап табуларның халыкара классификациясе» дигән темага гамәли дәрес узды. Тикшеренү предметы алфавит-предмет күрсәткече (АПК) булды. Күрсәткеч алфавит тәртибендә урнашкан һәм патент классификациясенең тиешле индексы булган төп фән рубрикаларыннан тора, шул рәвешле патент алу өчен кулай предметларны һәм темаларны чагылдыра. Күрсәткеч белән эшләү алга таба документлар эзләгәндә нигез булачак. Патентлар бүлегенең гамәли дәресләре мәгълүмати компетентлыкка ия, китапханәләр ресурслары белән мөстәкыйль эшләргә һәм интеллектуаль милек объектлары буенча өр-яңа мәгълүматны ачыкларга сәләтле белгечләр әзерләүдә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International