Үз кулларың белән тудырган матурлык

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге игътибарыгызга төрле-төрле кул эшләренә багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта һәртөрле кул эшләренә карата кызыксыну бик көчәйде. Әлбәттә, бүген теләсә кайсы кирәкле әйберне сатып алу кыенлык тудырмый, ләкин үз кулларың белән ясалган әйберләр, ни генә дисәгез дә, кабатланмас һәм үзенә генә хас сыйфатларга ия була.

Күргәзмәгә куелган һәм киезне сәнгатьчә эшкәртүгә, кулдан тегүгә, чигүгә, сәйлән белән үрүгә, флористикага (чәчәкчелеккә), пыялада рәсем төшерүгә, паннолар һәм коллажлар ясауга һ.б. багышланган әдәбият сезгә үз көчегезне һәм сәләтегезне кайсы да булса бер һөнәрдә сынап карарга ярдәм итәр. Сез үз кулларыгыз белән өйгә, гаиләгә кирәкле, шулай ук дусларыгызга яки танышларыгызга бүләк итәрдәй берәр матур әйбер ясый алачаксыз.

Һәрбер кул эше – тырышып ясалган әйбер генә түгел, ә сезнең күңелнең, кәефнең һәм дөньяны күзаллавыгызның бер чагылышы да. Өстәвенә, иҗат белән шөгыльләнү җанны сафландыра, күп нәрсәләрне күрергә һәм аңларга өйрәтә, осталыкны камилләштерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International