«Диета тоту: авыртулар, аларны кисәтү, дәвалау» виртуаль китап күргәзмәсе

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Диета тоту: авыртулар, аларны кисәтү, дәвалау» дип аталган виртуаль китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә.

Дөрес һәм сәламәт туклану мәсьәләсе хакында кешеләр еш уйлана, әмма диетаның үзеңә туры килә торганын мөстәкыйль рәвештә сайлап алу бер дә җиңел түгел.

Диетология – медицинаның кешегә туклануны көйләргә ярдәм итә торган тармагы. Әлеге өлкә сәламәт кешеләр өчен аерым, авырулар өчен аерым тәгаенләнгән дөрес туклану тәртипләрен өйрәнүне һәм кагыйдәләрен өйрәтүне үз эченә ала. 

Күргәзмәгә куелган китаплар тормышыбыздагы бу катлаулы, ләкин кызыклы һәм мөһим мәсьәләдә дөрес чишелеш табарга ярдәм итәр. Сез дөрес туклануның төп принциплары, баш миебез эшчәнлеге белән ашаган ризыгыбыз арасындагы үзара тыгыз бәйләнеш турында белерсез; һәртөрле диеталар һәм заманча диетологиянең мөһим юнәлешләре  белән танышырсыз. 

Виртуаль күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән тора: 

  • Дөрес туклану 
  • Ризык һәм баш мие 
  • Тәлинкәдән көч-куәт алу 
  • Дөрес туклану турында уйдырмалар 
  • Сезгә кирәкле диеталар 
  • Мин башкача фикерлим 

Карагыз һәм файдасын күрегез! 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International