Рус романсы башлангычында

14 гыйнвар 2013 ел., дүшәмбе
2013 нче елның 11 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нчы йорт) Музыкаль кунакханәнең «Рус романсы башлангычында» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды.
Казан Дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентларының Милли китапханәдә Яңа елның беренче көннәрендә үк чыгыш ясаулары күркәм гадәткә әверелде. Мондый очрашулар музыка сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Бу кичә дә чыгарма булмады – зал кунаклар белән тулы иде.
Концертта катнашучылар – Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар дипломанты, ТРның халык артисты Ю.Сокольская (фортепиано); Халыкара конкурс лауреаты, ТРның халык артисты Г.Мөхәммәтдинова (думбра); И.Григорьева (вокал); А.Марков (вокал) – әсәрләрне чын ихласлык һәм осталык белән башкарып, тамашачыларның күңелен җәлеп иттеләр.









ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования