Ачык ишекләр көне

7 февраль 2013 ел., пәнҗешәмбе
Ислам университеты студентлары өчен 7 нче февральдә ачык ишекләр көне үткәрелде.

Алар китапханәнең оешу тарихы, аның мәгълүмати ресурслары, электрон һәм традицион каталоглары, фәлсәфә һәм дини тәгълиматка (теологиягә) караган энциклопедик басмалар, мәгълүмат-библиография бүлегенең вакытлы мәгълүмати-библиографик басмалары фонды белән таныштылар.

Студентлар алфавит тәртибендәге һәм системалы каталоглардан китаплар эзләүгә, бүлекләрдә китапларга заказ бирүгә кагылышлы киңәшләр алдылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе веб-сайты мәгълүмат ресурсларына күзәтү, электрон каталогта китапларны онлайн эзләү мөмкинлеге һәм электрон китапханәнең тулы текстлы басмалы коллекцияләре аеруча кызыксыну уятты.























ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования