Китапханә – мәгълүмат үзәге

3 апрель 2013 ел., чәршәмбе
3 апрельдә Икътисад, идарә һәм хокук институты каршындагы көллият студентлары өчен «Китапханә – мәгълүмат үзәге» дип аталган мәгълүмат көне уздырылды. Алар Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә мәгълүмат эзләүнең хәзерге мөмкинлекләре – электрон каталоглар һәм картотекалар белән, ТР Милли китапханәсе сайтында һәм «Милли электрон китапханә» порталында мәгълүмат эзләү белән таныштылар.
Студентларга карточкалы традицион каталоглардан һәм электрон каталоглардан мәгълүмат эзләүне чагыштыру мөмкинлеге бирелде.
Алар өчен мәгълүмати һәм белешмә-энциклопедик материаллар күргәзмәсе оештырылды һәм алардан эзләү методикасына кагылышлы киңәшләр бирелде.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования