ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Август ае дәвамында Татарстан Республикасы  Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт)  «Казан – Россиянең иң алга киткән шәһәре» дип аталган экспозиция эшли. Ул 30 нчы августта билгеләнеп үтүче Республика көненә багышланган.

2017 нче елның 2–6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы корылтае узачак. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарлар хәзерге дөньяда» дип аталган кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның июль аенда Мамадыш һәм Арча районнары авылларына чираттагы археографик экспедицияләргә чыктылар. 

2017 нче елның 28 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Бөтендөнья татар конгрессының 2-6 нчы август көннәрендә узачак VI нчы корылтаена багышланган күргәзмә эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International