ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 10 нчы октябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур. 33 нче йорт) күренекле тәнкыйтьче, тел галиме, әдәбиятчы, публицист һәм фәлсәфәче Җамалетдин Вәлидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Намусына тугры галим» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

2017 нче елның 6 нчы октябрендә  Россия  дәүләт сәнгать китапханәсенең (Мәскәү шәһәре) Зәңгәр залында  «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә ачылды. 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре мәктәпләрендә, Россиядә Экология елына багышлап, «Экологик белем сәгатьләре» циклын башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International