2017 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) татар халкының күренекле җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың...» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.
2017 нче елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Россиядә Экология елы уңаеннан, Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе 7 нче «А» сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуда булып кайтты.