Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә үткәргән «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме вакытында берничә автор үз әсәрләрен китапханә фондына бүләк итте. Шул авторларның берсе – Мәгариф Раянов.
«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 нче елгы беренче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Түбән Кама шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә багышланган.