Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – «Белем җәүһәрләре» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчесе

17 октябрь 2013 ел., пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты (http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/) «Белем җәүһәрләре» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә җиңгән өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.




"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән уздырыла.


Татнетны үстерү фонды бәйгене оештыручылар рәтенә 2013 нче елда керде. 2014 нче елда «Белем. ру» ҖЧҖ бәйгенең төп оештыручысы хокукын Татнетны үстерү фондына тапшыра.

Бәйгенең рәсми сайты: http://konkurs.belem.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования