Халыкара багланышлар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 нче елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тюрколог-галим Хаттори Сироның (Hattori Siro) эшчәнлегенә багышланган «Ерак Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясенең мирасы» исемле татар-япон халыкара семинары булып узды.

Семинарда Симанэ префектурасы университеты профессоры (Япония), тарих фәннәре докторы (Ph.D.) Иноуэ Осаму катнашты. Шул ук көнне ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә дә (Казан, К.Мапркс урамы, 33) килде. Япон галиме бүлекнең эшчәнлеге һәм фондлары белән танышты. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы татар мөһаҗирләре фонды галимнең зур кызыксынуын уятты. Бу фондта татар мөһаҗирләренең ХХ гасыр башындагы һәм уртасындагы тарихын чагылдырган архив документлары, газета-журналлар, китаплар саклана. Профессор Иноуэ Осаму әлеге фондның тикшерүче-галимнәр өчен кыйммәтле чыганак булуын билгеләп үтте. Очрашуда социология докторы (Ph.D.), педагогия фәннәре кандидаты, халыкара сәясәт магистры (Япония), Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институты доценты Лариса Усманова һәм педагогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Марат Гыйбатдинов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International