Социомәдәни өлкә белгечләренә

2014 елның 7 феврале, җомга
7 нче февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә КДМСУның «Социомәдәни эшчәнлек» факультетының чыгарылыш курс студентлары өчен мәгълүмат көне уздырылды.
Диплом эше язучы студентларны социомәдәни эшчәнлекне мәгълүмати- методик тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындырды. Алар өчен мәгълүмати-методик һәм библиографик басмалардан тематик күргәзмә оештырылды, дәүләт библиографиясе мәгълүматлары чыганакларына күзәтү ясалды.











Студентларда аеруча электрон мәгълүматлар чыганаклары – РДК Информкультура, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыгы, Хокукый портал һәм ТР Милли китапханәсенең сайтларындагы мәгълүматлар кызыксыну уятты.
Тыңлаучылар өчен мәдәни-буш вакытны оештыру эшчәнлегенә, клублар эшчәнлегенә, социомәдәни проектлауга, мәдәни-буш вакытны оештыру эшчәнлеген методик тәэмин итүгә, милли-мәдәни берләшмәләр һәм мәдәни автономияләрне оештыру технологияләренә һәм төзүгә караган Интернет ресурсларга күзәтү әзерләнде.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International