Милли китапханәдә РФ эчке гаскәрләренең мәдәни-ял итү эше җитәкчеләренең Бөтенроссия сборы

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
10 нчы сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә РФ эчке гаскәрләренең мәдәни-ял итү эше җитәкчеләре өчен «Китапханәдә мәгълүмати технологияләр» дип исемләнгән мәгълүмати-методик семинар узды. ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография һәм фәнни-методик бүлекләре китапханәләр эшендә, ҮКС китапханәләренең гаммәви эшендә мәгълүмати технологияләрне файдалануга багышланган презентация үткәрделәр, эшнең төп методлары һәм формалары белән таныштырдылар. Тыңлаучылар өчен күргәзмә һәм мәгълүмат чыганаклары исемлеге әзерләнде.

Катнашучылар кунакчыл кабул иткәне, мәдәниятне, мәгълүмати-чыганакларны саклау һәм пропагандалау эшендә югары һөнәри осталык күрсәткәне өчен ТР Милли китапханәсенә рәхмәт белдерделәр.

Катнашучылырның бересе – Борис Карпов китапханәгә эчке гаскәрләр турындагы китабын бүләк итте.



 

 







 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International