Студент-архитекторларга ярдәмгә

16 март 2015 ел., дүшәмбе
2015 нче елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Чараның бай программасы ТР Милли китапханәсенең басма һәм электрон мәгълүмат һәм белешмә ресурслары, аерым алганда, мәгълүмат-библиография бүлегенең ресурслары белән танышуны, традицион һәм электрон каталоглардан һәм белешмә-библиографик фондтан мәгълүмат эзләүгә караган киңәш алуны, Китапханә сайтында һәм Интернетның башка тематик ресурсларыннан мәгълүмат эзләү презентациясен үз эченә алган иде.
Шулай ук студентлар «100 штрихов к портрету города» сериясеннән булган дисклардагы Казан тарихы турындагы видеомәгълүмат белән таныштылар, белешмә-мәгълүмати чыганаклардан оештырылган күргәзмәне карап чыктылар.
«Россиянең һәйкәлләре җыелмасы»на кертелгән мәдәният һәйкәле – Китапханә бинасы буенча экскурсия зур кызыксыну уятты.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования