«Фикер төзеклеге. Мәгънә ачыклыгы»

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 30 нчы сентябрендә билгеләп үтелә торган Халыкара тәрҗемәчеләр көненә багышлап, «Фикер төзеклеге. Мәгънә ачыклыгы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

Тәрҗемә – илебездә төрле милләт халыкларының дуслыгын, аларның туганнарча хезмәттәшлеген ныгытучы иң әһәмиятле чараларның берсе. Тәрҗемәнең төп бурычы – оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен төгәл ачып бирү. Күргәзмәдә әдәби, фәнни-техник, синхрон тәрҗемә теориясенә багышланган китаплар урын алган. Шулай ук экспозициядә тәрҗемә практикасына багышланган фәнни хезмәтләр, тәрҗемәчеләргә белемнәрен күтәрү өчен тренинглар җыентыклары, бу кызыклы һөнәрнең серләрен ачып бирүче китаплар кызыксыну уята. Татар сөйләм телен үстерү, рус теленең татар теленә йогынтысы, икетеллелек шартларында дөрес тәрҗемә итү кагыйдәләрен чагылдырган басмалар да күргәзмәдә шактый. Чит телләр белән мавыгучыларга да телнең нечкәлекләрен өйрәнүгә корылган бай мәгълүмат табарга мөмкин. Тәрҗемә мәсьәләләренә кагылышлы проблемаларны яктырткан, вакытлы матбугатта басылып чыккан фәнни мәкаләләр дә игътибарга лаек.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, тел өйрәнүчеләргә, тәрҗемәчеләргә, аспирантларга, укытучыларга, студентларга аеруча файдалы булыр. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International