Күңелләрдә калырлык очрашу

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

 2017 нче елның 8 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында язучы Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә Галимҗан Гыйльмановның үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты. Кичәдә Татарстан Републикасы Милли китапханәсе исеменнән әдипне китапханәнең директоры Сөембикә Җиһаншина гомер бәйрәме белән котлады һәм иҗат уңышлары теләде. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Галимҗан Гыйльмановны талантлы язучы буларак сыйфатлады.

       Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, каләмдәш дуслары язучы Нәбирә Гыйматдинова, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ үз чыгышларында Галимҗан Гыйльмановның киңкырлы иҗаты һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше турында сөйләделәр. Галимнәр Фоат Галимуллин, Фәрит Яхин язучының иҗатына фәнни күзлектән чыгып югары бәя бирделәр.

Казан шәһәре Идел буе районы 18 нче гимназиясе укучыларының әдип шигырьләрен сәнгатьле укуын тамашачылар бик яратып кабул итте.

Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган китап күргәзмәсе катнашучыларда шулай ук зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдәге китапларының язылу тарихы белән тамашачыларны язучы үзе таныштырды, кичәне оештыручыларга һәм килгән кунакларга тирән рәхмәтләрен җиткерде.

       Танылган җырчылар Айдар Габдинов һәм Морад Гайсинның әдип сүзләренә язылган җырларны башкарулары кичәгә тагын да ямь өстәде. Очрашу язучы иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, алар юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International