Мәдәният учреждениеләрендә һәркем үтеп керә алырлык тирәлек

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2017 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты тыңлаучылары өчен «Һәркем үтеп керә алырлык тирәлек» программасы: мәдәният учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү үзенчәлекләре» дип аталган Мәгълүмат көне узды.

Тыңлаучылар өчен мәгълүмат-библиография бүлеге тарафыннан мәгълүмати материаллардан күргәзмә оештырылды, мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде, презентацияләр тәкъдим ителде. Тыңлаучылар «Мәдәният учреждениеләренең сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне мәгълүмат белән тәэмин итү буенча алып барыла торган эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы» презентациясе белән  дә таныштылар.

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International