«Шигырьләрдән алтын сибелә»

05.03.2017

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт), ел саен 21 нче мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, «Шигырьләрдән алтын сибелә» дигән күргәзмә оештырды.

Шигъри сүз элек-электән илаһи мәгънәгә ия булган. Шагыйрьләрне сугыш каһар­маннарына, халык азатлыгы өчен көрә­шүчеләргә тиңләгәннәр. Шигъри сүз авыздан – авызга, колактан – колакка таралып, гыйлем, әхлак тараткан.

Дөньякүләм танылган шагыйрьләр: Тукай, Пушкин, Лермонтов, Цветаева, Шекспир, Гомәр Хәйямнарның исемнәре поэзия тарихына алтын хәрефләр белән уелган. Күргәзмәдә Пушкин чоры, әдәбиятның «Көмеш гасыр»ы, хәзерге чор рус һәм татар шагыйрьләренең шигъри җыентыклары урын алган. А.С.Пушкинның дөнья халыкларының 210 теленә тәрҗемә ителгән уникаль шигырь китабы алар арасында аеруча зур игътибарга лаек.

Күргәзмәдә революциягә кадәрге һәм хәзерге татар, классик көнчыгыш һәм ауропа поэзиясе үрнәкләре дә игътибарга лаек. Биредә татар классиклары Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ кебек шагыйрьләрнең кабатланмас шигъри әсәрләре белән танышырга мөмкин. Хәзерге заман әдипләреннән Разил Вәлиев, Рамис Аймәт, Рәдиф Гаташларның да шигырь җыентыклары укучылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Күргәзмәдә шулай ук танылып килүче яшь шагыйрьләрнең төрле елларда әдәби журналларда басылып чыккан әсәрләрен дә укырга була.

Бөтендөнья шигърият көнен уздыру карары 1999 нчы елда ЮНЕСКО ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Шигърият көне поэтик сүзгә генә түгел, ә күптеллелеккә игътибар юнәлтү максатын да куя.

Март ахырына кадәр дәвам итәчәк күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән. Рәхим итегез!






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования