Чуковский балалар һәм олылар өчен

03.04.2017

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар өчен Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, К.И.Чуковскийның (1882–1969) тууына 135 ел тулуга багышлап, «Чуковский балалар һәм олылар өчен» исемле күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә күренекле совет шагыйре, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче К.И.Чуковскийның ике томлы әсәрләр җыентыгы, аның тормышына һәм иҗатына багышланган китаплар, замандашларының истәлекләре, әсәрләренең библиографик күрсәткечләре һ.б. тәкъдим ителә. Биредә шулай ук балалар өчен язылган, әле хәзер дә әһәмиятен югалтмаган аерым басмалары да урын алган. 2015 нче ел мәгълүматларына караганда, К.И.Чуковский Россия Федерациясендә иң күп нәшер ителә торган автор булып танылган. Аның шушы күргәзмәгә куелган, татар теленә тәрҗемәдә дөнья күргән әсәрләре дә әдәбият сөючеләр игътибарыннан читтә калмас.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2017 нче елның 10 нче маена кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

      






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования