«Мәхәббәткә дан җырлыйм...»

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

    2017 нче елның апрель аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, язучы Белла Әхмәдуллинаның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Мәхәббәткә дан җырлыйм...» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

      Экспозициядә шагыйрәнең дистә еллар дәвамында иҗат ителгән шигырләре тупланган җыентыклары, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Борис Пастернак, Майя Плисецкая һәм башкаларның әдәби портретларын сурәтләгән истәлекләре урын алган. Рәссам Виктор Аршиновның Белла Әхмәдуллина шигырьләренә ясалган, «Казан» журналында басылган график рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмәдә Белла Әхмәдуллина тәрҗемәсендә Кавказ халыкларының поэзия үрнәкләре дә тәкъдим ителә.

Күргәзмә шагыйрә турында вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән шактый кызыклы мәгълүматларны да туплаган. Борис Мессерерның «Промельк Беллы» дигән әсәре дә китап укучылар күңелендә зур кызыксыну уятырлык. Шагыйрәнең кырык елдан артык иңгә-иң торып гомер иткән тормыш иптәше Борис Мессерерның романтик рухта язылган әлеге әсәре «Октябрь» әдәби-иҗтимагый журналында басылган.

Белла Әхмәдуллинаның үзенчәлекле шигъри дөньясы кызыклы һәм аңа гына хас эмоциональ һәм стилистик бизәлеше, табигыйлеге һәм нәфислеге, музыкальлеге белән үзенә җәлеп итә. Белла Әхмәдуллина – СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Президенты премиясе лауреаты, шулай ук күп кенә Россия һәм чит ил премияләре һәм бүләкләре иясе. Апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International