«Татарстан – уртак йортыбыз»

06.04.2017

2017 нче елның 22 нче апрелендә Казанда үтәчәк III нче Татарстан халыклары съездына багышлап, 4 нче апрельдән «Татарстан – уртак йортыбыз» дип аталган Республика җирлегендә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгын яктырткан этно-мәдәни эстафета башланып китте.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау, тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү, республика халыкларының милли үзенчәлеген үстерү һәм саклау максатын күздә тотып, әлеге эстафета кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән берлектә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Теләче, Кукмара, Балтач районнарына барып, җирле халык белән очрашуларда катнаштылар.

Китапханә хезмәткәрләре республикада яшәүче халыкларның тел үзенчәлекләрен һәм төрлелеген туплаган Милли китапханә фондларында сакланучы бай китап мирасы белән таныштырдылар. Шулай ук Татарстан Республикасының халыкара хокукый документлары, мәдәният өлкәсендә һәм башка тармакларда тел үсеше, икетеллелек шартларында татар телен куллану һәм үстерү проблемалары турындагы китаплар һәм Идел буе халыклары телләрендә басылып чыккан матур әдәбият әсәрләре хакында киң мәгълүмат бирелде.

Очрашулар 14 нче апрельгә кадәр Татарстанның башка районнарында да дәвам итәчәк.






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования