«Татар мөһаҗирлеге коллекциясе» тулылана

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

 

2017 нче елның 26 нчы мае көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова шәхси архивында моңарчы сакланган тарихи материалларны китапханәгә тапшырачак. Алар арасында 1928 елдан башлап, 1939 елга кадәр Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналының берничә еллык тупланмалары бар. Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә бу басманың 74 саны саклана. Әлеге коллекцияне тулыландыру максатыннан Фәүзия Бәйрәмова берничә еллык журнал тупланмасының төп нөсхәләрен бүләк итәчәк.  Шулай ук 2012 нче елның 22-23 нче маенда Төркиянең Конья шәһәре Сәлҗүк университетында узган «Габдерәшит Ибраһим һәм төрек-япон багланышлары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары тупланган җыентык  (җыентыкка Фәүзия Бәйрәмованың да доклады кергән)  тапшырылачак.

«Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә Кытайның Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Милли байрак» газетасының саннары, Шанхай татар мәдәни җәмгыятенең архив документлары, Мюнхенда чыккан «Азат ватан» журналының аерым саннары, Кытайда, Япониядә татарлар тарафыннан бастырылган почта карточкалары саклана. Хәзерге көндә Алманиядә гомер итүче Алия ханым Тайсина нәшер иткән «Бертуган» журналы басмалары, алар арасында Тукайның алман теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә бар.

Бу чарада катнашучылар «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә сакланучы кызыклы документлардан куелган күргәзмә аша чит илләрдә гомер иткән милләттәшләребез тормышы, аларның язма мирасы белән таныша алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International