Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
июль
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
28 июль 2017 ел., җомга
  • 24.07.2017

    Татарстан районнарына җәйге мәдәни сәфәрләр дәвам итә

    Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан, авыл клублары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән, шәһәрләрдәге һөнәри оешмалар һәм төркемнәрнең республикабыз муниципаль районнарындагы авыл җирлекләренә иҗади сәфәрләре план-графигы төзелгән иде. Әлеге план нигезендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле Кукмара районының Купка авылында булып кайтты.  
  • 21.07.2017

    Ерактагы якын милләттәшләр

    2017 нче елның 17 нче июле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төркиядә һәм Америкада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән торган делегация булды. Алар чит илләрдәге милләттәшләребез тормышын, аларның язма мирасын яктырткан күргәзмә белән таныштылар, татар мөһаҗирлеге мәсьәләләре, киләчәктә үзара хезмәттәшлек хакында китапханә җитәкчелеге белән фикер алыштылар.
  • 07.07.2017

    Бакудан килгән кунаклар күргәзмә белән танышты

    Татарстанда, Казанда сәяхәт кылучы Азәрбәйҗан татар диаспорасы вәкилләре Милли китапханәдә Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап куелган «Беренче татар профессоры» дигән күргәзмәне карады, мәшһүр шәхес һәм галимнең мирасын таныту мәсьәләләре хакында китапханә җитәкчелеге белән фикер алышты.
  • 05.07.2017

    «Казан утлары»на – 95. Котлыйбыз!

    Татар әдәбиятының һәм матбугатының иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмасы булган «Казан утлары» журналына 95 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге редакциягә котлау хаты юллады.    
  • 04.07.2017

    Шахмат: спорт, уен, фән, сәнгать

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр  залында июль ае дәвамында  «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Ул 20 нче июльдә билгеләнеп үтүче Халыкара шахмат көненә багышланган.
  • 03.07.2017

    «Беренче татар профессоры»

    2017 нче елның 1 нче июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт), күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Беренче татар профессоры» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
  • 28.06.2017

    Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашу

    Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның апрель аенда «Төбәкләрнең мәдәни үсешендә стратегик ресурс буларак өстәмә һөнәри белем бирү» дигән III нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашканнар иде. Аның оештыручылары белдергәнчә, августта конференция материаллары басылып чыгачак, җыентыкта китапханәдән тәкъдим ителгән алты доклад урын алачак.  
  • 27.06.2017

    «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…»

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен Милли китапханәдә, рус әдәбияты классигы А.К.Толстойның тууына 200 ел тулуга багышлап, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә оештырылды.
  • 20.06.2017

    Милли җыр сәнгате турында җитди сөйләшү

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы булды.  
  • 14.06.2017

    Милли китапханә «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә

    2017 нче елның 3 нче–6 нчы июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мәскәүдә ел саен уздырыла торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашты.

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования