Китапханә бүген

1991 нче елда «милли» статусын алу белән китапханә эшчәнлегендә яңа мөһим этап башланды. Милли китапханәнең вазыйфалары «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законында (1998 ел) чагылыш таба.

«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» Дәүләт оешмасының Уставы (яңа редакциясе) ТР Министрлар Кабинетының 813 нче номерлы карары нигезендә 10.12.1999 нчы елның 10 нчы декабрендә раслана.

Китапханәнең хәзерге үсеше аның мәдәни, белем бирә торган, мәгълүмати һәм фәнни-тикшеренү үзәге статусын аклавы юнәлешендә эш алып баруы белән бәйле.

Милли китапханәнең хәзерге көндә өстенлекле бурычлары булып түбәндәгеләр санала:
  • эшчәнлекне яңалыклар кертеп камилләштерү;
  • җәмгыятьне мәгълүматлаштыру эшен җәелдерүдә ярдәм күрсәтү;
  • шәхеснең һәм җәмгыятьнең мәгълүмати культурасын формалаштыру;
  • китапханә эшенең инфраструктурасын төзү, һөнәри аңны демократик җәмгыятьнең бөтендөнья кыйммәтләре һәм тенденцияләре юнәлешендә үстерү, профессиональ, шул исәптән халыкара багланышларны киңәйтү;
  • социаль-мәдәни шартларны үстерүгә һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясарлык уңай имидж формалаштыру;
  • файдаланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү мониторингы нигезендә хезмәт күрсәтү юнәлешләрен киңәйтү һәм эшчәнлек формаларын төрлеләндерү;
  • аеруча әһәмиятле документларны санлы халәткә күчерү (цифрлаштыру) белән дә, шулай ук документларны туплау, саклау һәм исәпкә алу белән дә бәйле булган мәгълүматлаштыру эшен нәтиҗәле үстерүне тәэмин итү.
Куелган бурычларны хәл итү түбәндәге төп вазыйфаларны үтәү аша башкарыла:
  • мәгълүмати - белемнең барлык тармаклары буенча мәгълүмат алуда төрле категория файдаланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү;
  • фәнни-тикшеренү - фәнни хезмәткәрләргә һәм югары әзерлекле белгечләргә, башка хезмәт күрсәтү төрләре белән беррәттән диссертацияләр карау һәм кулъязма материалларны яңача нәтиҗәле өйрәнү мөмкинлеге дә биреп, теманы (предметны) тирәнтен үзләштерүгә булышлык итү;
  • белем бирә торган - дәресне үзләштерү өчен тәгаенләнгән материалны гына түгел, бәлки авторитет монографияләр кебек мөһим өстәмә әдәбият бирү юлы белән дә формаль һәм формаль булмаган белем бирүгә ярдәм күрсәтү;
  • мәгърифәтчелек - әлеге вазыйфа милли тарихка һәм мәдәнияткә караган китапларны, кулъязмаларны һәм башка документларны популярлаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.
Мәгълүмати функция файдаланучыларга Милли китапханә фондларында традицион һәм электрон вариантта сакланучы һәм шулай ук сайтта урнаштырылган мәгълүмат ресурсларын уку-карау мөмкинлеге бирү юлы белән тормышка ашырыла.
Милли китапханә, фәнни-тикшеренү үзәге буларак, актив үсештә. Бу өлкәдәге актуаль юнәлешләр - социологик тикшеренүләр, Казан шәһәре һәм Татарстан китапханәләре, башка төбәкләрдәге татар китапханәләре тарихын өйрәнүгә караган фәнни тикшеренүләр, һәртөрле фәнни форумнар үткәрү.
2007 нче елда «ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләренең укуы» дигән социологик тикшеренү уздырылды. 2008 нче елда «ТР Милли китапханәсендә күргәзмәләр кую эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге» тикшеренүе төгәлләнде.
Милли китапханәнең үсеш перспективаларын өйрәнүне максат итеп куйган «Ачык мәгълүмати җәмгыять булдыру шартларында Татарстан Милли китапханәсе» тикшеренүе 2010 нчы елгы китапханә социологиясендә өстенлекле урын ала.
Казан шәһәре һәм Татарстан китапханәләре тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән тикшеренү эше традицион фәнни тема булып тора.
2007 нче елда Милли китапханә «Хәзерге дөньяда уку һәм китапханәләр» дип аталган Төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыруны башлап йөрде һәм оештырды. Анда Россия Милли китапханәсеннән, Россия республикаларының һәм өлкәләренең эре универсаль, махсус һәм муниципаль китапханәләреннән вәкилләр катнашты.
2008 нче елда «Дөньякүләм мәгълүмат киңлегенә тоташу шартларында китапханәнең имиджы» дигән Халыкара китапханә идеяләре форумы эшендә катнашу мөһим вакыйга булып тора (2008 нче ел, 20-21 ноябрь).
Милли китапханәдә фәнни эшчәнлекнең моңа кадәр булган төрләре дә үсеш ала. «ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләренең китапханә гыйлеменә, библиографиягә һәм китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләре конкурсы турында низамнамә» нигезендә 1997 нче елдан башлап ике елга бер тапкыр хезмәткәрләрнең әлеге проблемаларны яктырткан фәнни хезмәтләре конкурсы уздырыла.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, башка юнәлешләр белән беррәттән, Милли китапханә нәшер итә торган «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналы сәхифәләрендә чагылдырыла. Китапханә-мәгълүмат мәсьәләләрен яктырта торган төбәк периодик басмалары арасындагы III нче Бөтенроссия «Библиопресса-төбәк - 2009» конкурсында «Китапханә хәбәрләре» журналы «Журналлар» номинациясендә лауреат дипломына ия булды.
Мәгърифәтчелек вазыйфасы.
Милли китапханәдә Америка үзәге, Интернет-үзәк, Алман уку залы эшли. Китапханә, халыкара китап алмашу максатында, 30 дан артык чит ил китапханәсе, шулай ук РФнең һәм БДБ илләренең 38 китапханәсе белән хезмәттәшлек элемтәсендә тора. Ел саен үткәрелә торган «Ел китабы» республика конкурсы инде традициягә әверелде. Татарстан Милли китапханәсе башлангычы белән ТР Мәдәният министрлыгы катнашлыгында 1987 нче елдан башлап уздырыла торган әлеге конкурсның максаты - китап укучыларның кызыксынуларын, республикабыз язучыларының әсәрләренә ихтыяҗның күпме булуын өйрәнү, иң күп укыла торган китапларны билгеләү, китапханәчеләрне Татарстан язучыларының әсәрләрен Татарстанда яшәүче төрле милләт халыклары арасында актив пропагандалауга өндәү.
Фәнни-методик эшчәнлек.
2000 нче елдан бирле ТР Милли китапханәсе Татарстан Мәдәният министрлыгының «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләренә лаеклы китапханәләрне һәм китапханәчеләрне билгеләүче конкурслар оештыра. Әлеге конкурслар китапханә хезмәткәрләренең иҗади һәм инновацион эшчәнлеген камилләштерү, аларның республикабыздагы иң яхшы китапханә эше традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән профессиональ эшчәнлегенә лаеклы бәя һәм киләчәккә этәргеч бирү максаты белән үткәрелә.
2008 нче елда, ТР Милли китапханәсе инициативасы белән һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татар ПЕН-үзәге, «Идел» журналы редакциясе катнашында, тәүге тапкыр «Китапханәчеләрнең әдәби иҗаты» дип аталган конкурс уздырылды. Аңа нәтиҗәләр 2009 нчы елда чыгарылды. Конкурсның максаты - китапханәчеләрнең әдәби иҗатына игътибар юнәлтү, китапханә хезмәткәрләре арасындагы талант ияләрен барлау, аларга ярдәм күрсәтү, кызыксындыру һәм бүләкләү.


Соңгы яңарту: 31 март 2015, 10:52
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования