Җиһаншина Сөембикә Разил
кызы
Директор
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420111, Татарстан, Казан шәһәре, Кремль ур., 33 йорт
Телефон:
(843) 292-68-26
E-Mail:
Director.Nbrt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1968 елның 15 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

1985 елда Казан шәһәренең кайбер фәннәрне инглиз телендә укыта торган 39 нчы санлы урта мәктәбен тәмамлый.

1990 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге ала.

1994–1995 елларда «Китапханә һәм мәгълүмат фәннәре» белгечлеге буенча АКШның Урбане-Шампейндагы Иллинойс штаты Университеты магистратурасында укый.

2004–2006 елларда «Мәдәният оешмаларында социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыру» программасына нигезләнеп Өстәмә һөнәри белем бирү институтында квалификациясен күтәрә.

1992–1994 елларда – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханәче.

1994–1996 елларда – Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә баш китапханәче.

1996–2007 елларда – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге мөдире.

2007 елның апреленнән 2015 елның гыйнварына кадәр – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының урынбасары.

2015 елның гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директоры.

2005 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе һәм «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә. 2013 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования