Бүлек Татарстан Милли китапханәсендә һәм башка китапханәләрдә сакланучы документларны вакытлыча биреп тору һәм вакытлыча алып тору аша аерым оешмаларга, китапханәгә килгән укучыларга һәм читтәге файдаланучыларына хезмәт күрсәтә.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• ТР Милли китапханәсе фондларындагы документларны оешмаларга, предприятиеләргә, учреждениеләргә вакытлыча файдалануга биреп тору;
• ТР Милли китапханәсе фондларында булмаган документларны традицион китапханәара абонемент бәйләнешләре аша Казан шәһәре, Россия төбәкләре, Балтыйк буе һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре китапханәләреннән вакытлыча файдалану өчен заказ биреп алдырту;
• документларны Интернет, электрон почта аша җибәрү;
• Россия дәүләт китапханәсенең «Китапханәләр өчен диссертацияләрнең, диссертация авторефератларының электрон күчермәләре» тулы текстлы мәгълүмат базасы белән эшләү мөмкинлеге бирү;
• билгеле бер документның китапханә фондларында булу-булмавы турында мәгълүмат бирү;
• белешмә һәм мәгълүмат чыганакларыннан (шулай ук электрон мәгълүматлар базаларыннан) эзләү буенча консультацияләр бирү;
• китапханәара абонементтан файдалану һәм документларны электрон юл белән алдыру тәртибен аңлату;
• файдаланучы үзе белән алып килгән яки китапханәдә сакланучы микрофильм һәм микрофишларны махсус аппаратта уку-карау мөмкинлеге тудыру;
• китапханәдә сакланучы документларны сканерлау;
• ксерокүчермә ясау (шул исәптән микрофильм һәм микрофишлардан), электрон мәгълүмат базаларыннан текстлар бастырып алу.

Документларны электрон юл белән алдыру

 

Филиппова Ирина Николаевна
Филиппова Ирина Николаевна
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International