Бүлек 1993 нче елда оештырылды. Әлеге бүлек китапханәдә компьютер техникасын гамәлгә кертү һәм куллану, автоматлаштырылган китапханә технологияләрен яңартып тору, хезмәткәрләрне компьютерда эшләргә өйрәтү, мөгълүматлар базаларын тулыландыруны тикшереп тору эшләрен алып бара. Китапханә-библиография процессларын автоматлаштыра баручы республикабыз китапханәләренә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә.


Бүлекнең структурасы:

Автоматлаштыру-компьютерлаштыру бүлеге үз эченә челтәр технологияләре үсеше бүлекчәсен ала. Бүлекчәнең төп бурычлары:
• китапханәдә яңа мәгълүмати челтәр технологияләрен гамәлгә кертү һәм үстерү;
• китапханәнең барлык биналарында да компьютер коммуникацияләре системасын тикшереп тору һәм үстерү;
• мәгълүмати ресурсларны үстерү, яңартып тору һәм камилләштерү.

Бүлекнең төп бурычлары һәм вазыйфалары:

• Китапханәдә төп эш процессларын комплекслы автоматлаштыру: укучыларга хезмәт күрсәтү һәм китапханәнең электрон каталогыннан файдалану өчен инфраструктура булдыру; Россия һәм чит ил китапханәләренең билгеле мәгълүмати ресурсларын һәм шулай ук, заманча компьтер технологияләрен һәм телекоммуникация чараларын файдаланып, башка мәгълүмати ресурсларны куллану мөмкинлеген оештыру.
• Китапханә эшчәнлеге белән административ, фәнни һәм методик идарә итү өчен бердәм мәгълүмати киңлек булдыру. Китапханәнең мәгълүмати һәм техник куәтен үстерүдә гамәли ярдәм күрсәтү.
• Китапханә ресурсларын, эшчәнлек максатларын анализлауда, китапханәнең компьтер һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге үсешенә фаразлар ясауда катнашу.
• Яңа килгән басмалар һәм ретроспектив фондның электрон каталогын булдыру методикасын эшләүдә һәм аны гамәлдә куллануда катнашу.
• Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр китапханәләре, башка ведомство, оешмалар китапханәләре белән мәгълүмати, фәнни һәм методик элемтәдә торып һәм алар белән эшләүне кооперацияләштереп, китапханә алдында торган бурычларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен үстерү һәм матди чыгымнарны экономияләү.
• Китапханәдәге эш процессларын автоматлаштыру, исәпләү техникасын һәм мәгълүмати технологияләрне куллану буенча республикабыз китапханәләренә методик ярдәм күрсәтү.

Түләүле хезмәтләр:
• Җиһазландыру һәм компьтер программалары белән тәэмин итү буенча консультацияләр бирү.
• ПКда эшләү нигезләрен өйрәтү.
• Компьтер һәм ноутбукларны диагностикалау һәм көйләү.
• Документлар бастырып бирү.
• Документлар сканерлау.
• Ксерокүчермә ясау.
• Мәгълүматны электрон җайланмаларга (дискета, USB Flash; CD, DVD; Memory Stick, Compact Flash, SD/SDHC/MMC, Micro SD, XD)яздыру, күчерү.
• Файдаланучыга мөстәкыйль эшләү өчен автоматлаштырылган эш урыны тәкъдим итү (интернетка кеү мөмкинлеге белән).


 

 

Назаров Юрий Алексеевич
Назаров Юрий Алексеевич
Автоматлаштыру-компьютерлаштыру бүлеге мөдире

Телефон:
E-mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International