Бүлек, татар телендәге әдәбиятны һәм туган як турындагы басмаларны иң тулы күләмдә, Россия һәм әһәмиятле дип табылган чит ил басмаларын мөмкин кадәр тулы күләмдә, республикада яшәүче халыклар телләрендәге әдәбиятны аларның ихтыяҗларын исәпкә алып туплау максатларын үз алдына куеп, китапханәнең универсаль фондын оештыру белән шөгыльләнә. Фондларга китап туплау мәсьәләләрен Казан шәһәренең эре китапханәләре белән берлектә дә көйли.

Китап туплау чыганаклары
• Республикада дөнья күргән басмаларның мәҗбүри нөсхәсе
• Татарстан һәм Россия нәшриятлары һәм наширлек белән шөгыльләнүче оешмалары
• Китап сату ширкәтләре, китап кибетләре
• Россия, БДБ илләре һәм чит илләр китапханәләре белән китап алмашу
• «Роспечать», «Пресса России» агентлыкларының вакытлы матбугат каталоглары, республика матбугаты каталогы, матбугатка яздыру оешмалары
• Шәхси ширкәтләр, аерым физик затлар
•Китапханәнең укучылары һәм китап авторлары

Хезмәт күрсәтү төрләре
• Китапханә фондларының составы турында мәгълүмат бирү
• Татарстанның нәшриятлары һәм наширлек белән шөгыльләнүче оешмалары, алар чыгарган басмалар турында мәгълүмат бирү
• Татарстанның һәм Россиянең вакытлы матбугат басмалары турында мәгълүмат бирү
Казан шәһәренең эре китапханәләре алдыра торган газета-журналларның электрон каталогын төзү
Татарстанның нәшриятлары һәм наширлек белән шөгыльләнүче оешмалары турындагы мәгълүматлар базасын төзү 
 
Зарипова Ляйсан Наильевна
Зарипова Ляйсан Наильевна
Китап туплау бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International