Бүлек Татарстан Милли китапханәсенә яңа килгән документларны (китапларны, басма продукцияне, шулай ук басмаларның гадәти булмаган төрләрен – аларның һәммәсе дә китапханәләр даирәсендә кабул ителгән «документ» төшенчәсе белән атап йөртелә) системалаштыру һәм каталоглаштыру, китапханәнең электрон һәм традицион каталогларын оештыру белән шөгыльләнә.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• китапханә фондларында сакланучы документлар турында мәгълүмат бирү;
• каталоглар залында мәгълүмат чыганакларын эзләү һәм сайлап алу буенча ярдәм күрсәтү;
• басмаларга ББК, УДК индексларын һәм авторлык тамгаларын беркетү буенча башка оешмаларга консультацияләр бирү;
• электрон мәгълүмат базаларыннан текстлар бастыру.

Белешмә аппарат:
Карточкалы традицион каталоглар һәм картотекалар:
• алфавит тәртибендәге төп (генераль) каталог (татар, рус, БДБ халыклары телләрендә һәм чит телләрдә);
• укучылар өчен алфавит тәртибендәге каталог (татар, рус, БДБ халыклары телләрендә һәм чит телләрдә);
• вакытлы матбугат басмаларының укучылар өчен алфавит тәртибендәге каталогы;
• укучылар өчен систематик каталог – УДК, ББК (татар, рус, БДБ халыклары телләрендә һәм чит телләрдә);
• систематик каталогка җыелма алфавит-предмет күрсәткече;
• вакытлыча сакланыштагы әдәбиятның систематик каталогы;
• матур әдәбият әсәрләре исемнәренең картотекасы (рус һәм татар өлешләре).
Электрон каталоглар:
• яңа килгән документлар каталогы (1994 елдан алып барыла);
• китапханә фондының ретроспектив өлешенә каталог (2000 елда төзелә башлады).

Эш тәртибе:
дүшәмбе – җомга көннәрендә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Бүлекнең каталоглар залында кизү торучы китапханәчеләре файдаланучыларга китапханәнең гомуми эш сәгатьләрендә хезмәт күрсәтәләр.
 

Закирова Резидә Галим кызы
Закирова Резидә Галим кызы
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International