Республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе


Бүлекчә Татарстан Республикасы китапханәләре фондларын Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф», «Рухият», «Җыен», «Милли китап» һ.б. нәшриятлар, Чувашстан, Марий Эл, Удмуртия республикаларындагы нәшриятләр аша тулыландырырга ярдәм итә. Ул шулай ук «Пушкин китапханәсе» дип аталган Сәүдә йортының төбәк үзәге дә булып тора.

Бүлекчәдә түбәндәге хезмәт күрсәтү төрләре бар:

- республика китапханәләренә милли һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын тупларга ярдәм итү;
- китапханә өчен кирәкле әсбаплар (укучы формулярлары, формулярларга өстәлмә битләр, китапханә эше көндәлекләре, каталог карточкалары, каталоглар һәм киштәләр өчен бүлгечләр) белән тәэмин итү;
- республика китапханәчеләренә бүлекчә эшчәнлеге белән бәйле киңәшләр һәм мәгълүмат бирү.

Эш тәртибе:
дүшәмбе – җомга көннәрендә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – ял көннәре;
һәр айның соңгы чәршәмбесе – җыештыру көне.

Шакаева Лидия Рәдиф кызы
Шакаева Лидия Рәдиф кызы
Контактная информация
Адрес: K. Маркс ур., 36
Телефон: (843) 236-31-62
E-Mail:

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования