Виртуаль уку залы – китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдыру бүлегенең структур бүлекчәсе. Ул Россия дәүләт китапханәсенең «Китапханәләр өчен диссертацияләрнең, диссертация авторефератларының электрон күчермәләре» тулы текстлы мәгълүмат базасыннан файдалану мөмкинлеге бирә.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• күрсәтелгән мәгълүмат базасы белән эшләү буенча консультацияләр бирү;
• диссертацияләрне һәм диссертация авторефератларын эзләп табу, табылганнарын компьютер мониторында карап чыгу өчен машина вакыты бирү;
• документларның кирәк дип табылган өлешләрен кәгазьгә бастырып бирү.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 4 нче маддәсе һәм Россия дәүләт китапханәсе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе арасында төзелгән килешү нигезендә диссертацияләр, диссертация авторефератлары файдаланучыларга электрон формада бирелми һәм электрон почта аша җибәрелми.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International