Бүлек китапханәдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтү статистикасын алып бара, аның тулылыгы һәм дөреслеге өчен җавап бирә. Китапханәнең башка бүлекләре башкара торган статистик исәпләү эшләрен координацияли. Китапханәдән файдалану кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• укучыларның китапханәгә теркәлүен рәсмиләштерү һәм һәр ел саен була торган яңадан теркәү эшен башкару;
• яңа теркәлгән укучыларга китапханә структурасы, белешмә аппарат һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү;
• китапханәдән файдаланучыларның сорауларын һәм тәкъдимнәрен китапханә җитәкчелегенә җиткерү.

Эш тәртибе
Сентябрь – май айларында:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә – 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
җомга – ял көне;
һәр айның соңгы чәршәмбесе – җыештыру көне.

Июнь – август айларында:
дүшәмбе – җомга көннәрендә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – ял көннәре;
һәр айның соңгы чәршәмбесе – җыештыру көне.

Фёдорова Наталия Львовна
Фёдорова Наталия Львовна
Укучыларны теркәү һәм статистика бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Кремль ур., 33
Телефон: (843) 238-45-60
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования