Һади Такташ турында замандашлары

Чыганак: Шакирҗанова, Ә.Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр: укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, студентлар өчен методик кулланма. -Казан : РИЦ Школа, 2004.- 101 б.

Яз шикелле саф, җәй кебек юмарт, йолдыз сыман якты бит ул безнең... Такташ.

Т.Арслан, башкорт шагыйре

Һ.Такташ туган илебезгә, бөек төзелеш елларына тирән мәхәббәт белән, ә Ватаныбыз дошманнарына, җиргә үлем сөреме хәзерләүче фашистларга карата ачы нәфрәт белән җырлаучы, туган илен саклау өчен һәрвакыт әзер торучы ялкынлы шагыйрь иде.

Беренче Украина фронты газетасы
«Ватан намусы өчен» 1944. 8.XII. (Польша)

Такташны сагынмыйча мөмкин түгел. Еллар узганнан узып, шагыйрьне «бик еракка» алып киткән утыз беренче елның декабрь көннәре ераклашкан саен, сагынуыбыз да, юксынуыбыз да көчәя бара безнең.

Г.Минский

Такташ шигырьләре совет яшьләре йөрәгендә тирән тамыр җәйгән. Бәхетле яшьлек җырчысы, патриот-трибун шагыйрь бүген дә безнең белән кыю атлап бара, гүзәл җырлары белән яңа тормыш төзүдә катнаша.

Н. Юзеев

Һ.Такташның татар поэзиясенең үсешендә йогынтысы гаять зур. Такташ үзенчәлекле һәм кабатланмас шагыйрь. Аның поэзиясендә татар һәм рус фольклорының, Маяковский һәм Есенинның йогынтысы сизелә. Ләкин Такташ ияреп язучы түгел. Ул үзенә аерым юл салып баручы шагыйрь.

Л. Мартынов

Һ.Такташ... татар поэзиясендә бөтен бер дәвер ачкан кеше. Чын татар поэзиясен бөек Тукай тудырган булса, аның совет чорындагы югары күтәрелешен... Такташтан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул - татар әдәбиятының совет чоры Тукае, аның горурлыгы... Башкорт шагыйрьләре дә Һ.Такташ алдында бик зур бурычлылар... Андый шагыйрьләр, М.Горький сүзләре белән әйтсәк йөз елга бер генә туалар.

Б Бикбай, башкорт язучысы

Такташ безнең татар әдәбиятының талантлы зур шагыйре иде. Аның вакытсыз үлеме зур югалту булып тора. Татарстан хезмәт иясе массасы үзенең якты, сизгер җырчысын һәм үзенең әдәби союздашын онытмас!.

Г. Ибраһимов

Арча кыры...
Такташ шунда, диләр.
Ышанмагыз, мин дә ялгыштым,
Салкын, өнсез кабер ташы белән
Уртагы юк бер дә Такташның.
Мин эзләдем - таптым,
ташта түгел
Кешеләрдә таптым шагыйрьне,
Тереләр арасында тере булып
Яши гражданины бу җирнең.

X. Гыйләҗев

...Чын шагыйрь булу - зур бәхет, ә халыкның Тукае, Такташы булудан да зур бәхет юктыр ул.

Н. Нәҗми, башкорт шагыйре

Без В.Маяковский һәм Һ.Такташ кебек чорыбызның зур шагыйрьләрен бик яратабыз.

М. Җәлил

Синең иҗатың безнең белән бергә, Синең кан тамырларың шигырь юлларына әйләнеп тибәләр. Синең уйларың җанланып яңгырыйлар. Син шулар аркылы яшисең, көрәшәсен, безнең белән атлыйсың.

К. Нәҗми


Такташ безнең поэзиягә әлегәчә күрелмәгән яңа һава, югары художестволы яңа иҗат Иделе булып килеп керде. Без аның беренче чор иҗатын коры социология сукасы белән буразналап үтәбез. Такташның төп остазы - халык әдәбияты һәм безнең классика. Шулар белән бергә Гейне, Байрон, Пушкин, Блок, Есенин һәм Маяковский.

Х.Туфан

... Һәр укыган саен яңа булып тоелган, һәрвакыт матур яңгыраган, кат-кат укыла торган чын шагыйрь-әдипләр бар.
Шагыйрь Һади Такташ әнә шушындый бәхетле язучылар рәтенә керә.

Г. Кутуй


Такташ үзенең әсәрләрендә материализмның агитаторы һәм пропагандисты булды.

Г.Камай

Безнең Украина халкы Татарстанның сугышчы батырларын гына түгел, каләм батырларын да белә һәм ихтирам итә. Татар халкының сөекле язучыларын һәм шагыйрьләрен - бөек Тукайны, атаклы Гафурины, талантлы Такташны, ялкынлы шагыйрь, батыр сугышчы Муса Җәлилне белә һәм ихтирам итә минем халкым...

Иван Нехода, украин шагыйре

Такташ безнең әдәбиятыбызда гадәти генә күренеш түгел, шулай ук, япан кырда басып тора торган ялгыз имән кебек, ялгыз талант та түгел... Тик Такташ шушы колоритлы фигуралар арасында да талантының үзенчәлеге, масштабы белән аерылып тора.

И. Гази

Бу яшь шагыйрьдә безнең татар шагыйрьләренең күбесендә булмаган бер ялкын белән бергә гаҗәп нәзек шигърият һәм әдәби зәвык булганы күзгә бәрелә.

Күренекле язучы, тәнкыйтьче Г. Рәхим

Такташ - татар шигърияте диңгезендә иң олы маякларның берсе. Аның яктысы әле бик күп буын шагыйрьләрнең иҗат юлын яктыртып торыр.

Г. Рәхим

Һ.Такташ, шөбһәсез, безнең поэзиянең үткәне белән бүгенгесен һәм киләчәген өзелмәслек итеп бәйләгән талантларның иң күренеклеләренең берсе булып калачак.

Г. Халит

... Такташны яратам. Ул җиңел, матур яза... Аның шигырьләре корыч чәчәкләргә әйләнәчәкләр.

Ш. Усманов

Такташның шагыйрьлек сыйфаты аның гражданлык сыйфатыннан аерылмады.

Ә. Фәйзи

Әйе, Такташ үз иҗатын масса белән уртаклашырга, үз иҗатының җитеш һәм уңышсыз якларын масса хөкеме алдына куярга ярата иде.

Г. Гали

Такташның «Байрак тегәбез», «Мокамай», «Провокатор», «Картайдым шул», «Киләчәккә хатлар» шигырьләрен укыганын күргән кешеләр ялкынлы, уйлы, чын күңелдәнле Такташны үз гомерләрендә дә оныта алмаслар.

Г. Толымбай

Такташның «Гасырлар һәм минутлар» әсәре - музыка ул, симфония. Сүзләрдән шундый музыкаль аһәң тудыра алган Такташ алдында сабый чагымнан ук баш иеп, сокланып яшәдем.

Р.Еникеев

Такташ - үзенә бер дөнья ул. Һәм ул дөньяга мин балаларның тирәнрәк керүен телим.

С. Хәким

Әгәр дә миннән: «Татар поэзиясендә шигъри дөнья төзегән шагыйрьләр кемнәр?» - дип сорасалар, мин берничә шагыйрьнең исемен атар идем, ләкин иң беренче булып - Такташны.

Р. Харис

Безнең әдәбиятыбыз Такташның шаянлыгын да, көр күңеллеген дә, трибунлыгын да мирас итеп алган һәм шул мирасны кадерләп үстерә, баета. Ә бу исә бүгенге көндә дә Такташ шигъри дөньясының тере булуы турында сөйли....

Р. Харис

Такташ зур белемле, тормышны тирән белүче, безнең әдәбиятыбызның үсеше өчен бөтен тормышын багышлаган талантлы шагыйрь иде... Һади Такташ тирән эчтәлекле, чын сәнгатьчә эшләнгән, яши, хәрәкәт итә ала торган халыкчан әсәрләр тудырды һәм үзенең утыз еллык гомере чорында яңалык шагыйре, халык шагыйре булып күтәрелде.

М. Садри

Һ.Такташ... үзенчәлекле Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевләр иҗаты белән үстерелгән татар поэзиясен артабан үстерүче, аны халыкчанлаштыруда зур хезмәт салган, һичкемгә охшамаган шагыйрь иде.

С. Агиш

Җуйдык сине, Һади,
Утыз яшьтә -
Иртә киттең безнең арадан,
Юк, китмәдең, шагыйрь,
Йөрәкләрдә
Терелттек без сине яңадан.
Г. Хуҗиев.
Тукай белән Такташ - әле ачыласы, туктаусыз яңарып торасы өр-яңа дөнья.

Зөлфәт

Тукай, Сәйдәш, Такташлар - халыкның киләчәккә барган юлы буена чыгарып куйган маяклар алар.

С. Хәким

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International