Кәрим Тинчурин. Йөз мең

Кәрим Тинчурин. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.- 512 б.

I
Хәкимҗан абзый кечкенә генә бер байда бәләкәй генә приказчик иде. Аның бөтен теләге, идеалы бай булу иде.
Хәкимҗан абзый үзеннән дә акыллы, төпле кешене бөтен шәһәрдә тапмаганга, кайчан да бер бай буласына иманы камил иде. Ул үзен белә башлаганнан бирле байлыкны сөя, бай булуны чын күңеленнән тели, шул байлык турысында төннәрен йокламыйча әллә нинди тәмле байлык хыялларына чумып уйланырга яратса да, баюның сәбәбенә керешми иде. Үзенчә, акыллы итә иде шикелле, чөнки аның карашында суммасыз баю белән инә белән кое казу икесе бер булып күренәләр иде. Шуңа күрә ул суммасыз баю юлларына керүне уйламый да һәм андый юк эшләр белән башын да катырмый иде. Хәкимҗан абзый үзен тәҗрибәле кешеләр җөмләсеннән йөрткәнгә, кемнең ничек баеганын, хәленең ничек икәнлеген, кемнең нинди юллар белән эш йөрткәнен беләм дәгъвасы кыла торган, кеше эшен тикшереп картаючы саламторханнарның берсе иде. Шуңар күрә, байларның һичберсенең эшләп баеганлыклары аңар күренми иде. Аңа таныш булган байларның күбесенә дәүләт ата-бабала рыннан калганга, андый байларны ул сукыр бәхетнең хуҗалары итеп кенә таный һәм шулай йөртә иде. Шулай итеп безнең Хәкимҗан абзый тырышып эшләп баюны уйламый да һәм алай итеп баюга ышанмый да иде. Ә үзенең бай буласы бик килә иде. Аның кардәш-кабиләсе үзеннән дә фәкыйрьрәк булганга, ул баер өчен мирас-фәлән дә көтеп ятмый иде. Болай, ничек тә булса, мәсәлән, юлдан зур акча табып, йә бүтәнчә, ничек тә харикылгадә бер эш белән байыйсы килә, шуңа ышанып үзен үзе юата иде.
Хәкимҗан абзый, хәзерге байларның эш итә, тора белмәүләренә гаҗәпләнеп:
- Мин бай булсам, бөтен байларга үрнәк булырлык эш тә итәр идем һәм тора да белер идем, хәзерге байлар нәрсә ул... Байлыкның кадерен белмиләр,
рәхәтләнә дә алмыйлар,- дигән шикелле сүзләр белән һәрвакытта байларны тирги, шелтәли иде. Бигрәк тә үз баеның эшен куя белмәве, рәхәт күрмәвенә эченнән ачулана һәм кайгыра иде.
Хәкимҗан абзый шулай байларны, тора белмиләр дип сүгеп, үзенең бай буласын уйлый-уйлый башы катып, шул кеше байлыгын тикшереп, үзенең киләчәктә юлдан акча табып баюыннан башка нәрсәләрне рәтләп уйлый да, эшли дә алмый башлады. Бәгъзе вакытларда чәй артында, ул бай булгач нәрсәләр эшлисен кызып сөйли башлагач, хатыны Шәмсекамәр абыстайны куркыткалап алганга, хатынын түбәндәге сүзләрне әйтергә мәҗбүр итә иде:
- Сиңа әйтәм, сиңа тәгаен байлык җене сугылгандыр, ахрысы. Егерме елдан бирле шул баюдан башка сүз таба алмыйча аптырадың инде син!.. Сиңа әйтәм, бу арада байлыгыңны ешрак сөйли башладың, Шәмси әби гә күренмисеңме? Ул, иншалла, даруын табар иде. Болай булса, алла сакласын! - дип тә куя иде.
Ләкин хатынының бу сүзләре аның колагына да кермиләр иде. Ул, башындагы кәләпүшен өстәлгә шап итеп бәреп: -
Камәр, беләсеңме нәрсә? - ди. -
Нәрсә? -
Без бит синең белән кайчан да булса бер бай булачакбыз. Биллә газыйм, без синең белән автомобильләрдә генә әйттерәчәкбез бит, күңелем сизә.- Йөрәген күрсәтеп: -
Менә шунда әллә нинди бер нәрсә: “Хәкимҗан, син байыячаксың“,- дип һаман әйтеп, кычкырып торган шикелле тора. Бу тикмәгә түгел, бу алланың бер хикмәте булырга кирәк,- ди иде.
Хатыны, авыр сулап:
- Амин инде, юраганың юш булсын иде,-ди.- Ләкин, сиңа әйтәм, Шәмси әбигә күренсәң, хәерлерәк булыр иде, моның ахыры хәерле булмаска охшый, күңелем әллә нәрсә сизгәндәй була. Көчәйсә, алла сакласын, йә гакылдан шашарсың...
Хәкимҗан үпкәләгән тавыш белән: -
Әйе, гакылдан шаша ди. Баемаенча мин гакылдан да шашмам, үлмәмен дә, белдеңме? Гакылдан, да шашмам, үлмәмен дә...- дип куя. -
Амин инде, фәрештәнең уң колагына туры килсен иде инде. -
Фәрештә, әйе, байыйбыз дигәч, байыйбыз, менә монда, байыйсың, Хәкимҗан, дип тиккә генә кычкырып тормый. Ә син фәрештә дисең...
Хатыны куркынып сөйләнә башлый: -
Чү, чү, сиңа әйтәм, баесаң бае, ләкин, зинһар дип әйтәм, фәрештәләргә генә сүз тидерә күрмә. Алла сакласын, йә имансыз кубарсың!.. -
Имансыз кубарсың? Тапкан бер сүз, имеш, имансыз кубарсың. Байыйбыз дигәч, байыйбыз, һә!.. Әмма кызык булыр соң. Өйрәтер идем хәзерге байларны... Теге Килдермәннең биек көпчәкле пролеткасын беләсең бит, менә шуныкы төсле биек көпчәкле пролеткага атның менә дигәнен дугасыз гына җиктереп чыгар идем бит мин. Миндә бит ул вакытта автомобильнең дә простое булмас, алты көпчәклесен заграницадан китерттерер идем!.. Өйрәтер идем мин байларны! - дип, байлык, турысында сүз чыкканда, шулай кыза торган вакытлары да булгалый иде.
II
Питерда гаскәрләрнең гаиләләренә ярдәм өчең зур бәхет сынаш уены булу хәбәрен Хәкимҗан абзый башта салкын кан белән генә каршы алган иде. Соңыннан, бер вояжердан йөз меңнең теләсә кемгә чыгуы мөмкин икәнлеген белгәч, ул икенче төрлерәк итеп эш йөртә башлады. Хәкимҗан абзый бик күптәннән бирле отыш билеты алып, ике йөз меңне отарга кызыкса да, ләкин ике йөз мең чыга торган билетны алырга сумма юклыктан, ел саен ике йөз меңне отудан мәхрүм булып килә иде.
Менә быел, Питердагы бәхет сынаш уенында биш сумлык билетка йөз меңне отарга уйлап, бөтен бер билет алып, йөз меңне отып баю хәстәренә кереште. Ул исенә төшкәч тә билетны сатып алмады. Чөнки ул, алай уйламыйча-нитмичә, дуамалланып билет алырга, бүтәннәр шикелле, үзен җүләр дип белми иде. Ул, башта әбиләрдән ишетелгән төрле ырымнарны ходка җибәреп, йөз меңне отуында шөбһәсе калмагач кына, билет алырга булды. Бәхет сынамыш кеби уеннарда урлаган акчага билет алсаң - теләгән нәрсәң чыкмыйча калмый, дигән бер фикер кайдандыр аның колагына кергән иде, шуңа күрә үл бер җирдән бер генә тиен булса да урларга карар бирсә дә, башта бу тылсымлы бер тиенне урларлык җир таба алмыйча аптырап бетте. Эзли торгач, аның акыллы башы бу уңайсызлыктан да аны коткарды.
Көннәрдән беркөн ул, акча салыр өчен алдына тәлинкә куеп, күпер алдында утырган сукыр хәерченең тәлинкәсеннән бер тиенне эләктереп, шуннан туры йөз меңне өстерәп чыгарачак билетны алырга дип китте. Бу хәерчегә бер тиене өчен йөз мең чыккач, йөз сум бирергә нәзерен дә әйтте... Билетны алу белән бергә Хәкимҗан абзыйның эченә байлык дәгъвасы икенче төрлерәк булып керде. Ул хәзер, байларга үзенең киләчәгендәге мәҗлестәшләре итеп кенә карап, берничә айдан соң үзенең дә шулар төсле үк бәхете купшырак һәм һәйбәтрәк бай булуында аның шөбһәсе юк иде, ул хәзер урамда йөргән вакытта да ашыкмыйча, киерелеп олы сымак булып, байлар шикеллерәк итеп йөри башлады инде.
Хәкимҗан абзый билетның номерын һичбер кешегә күрсәтмәде. Кибеттәге иптәшләре, аның билет сатып алганын белеп, аңа компаниягә кушылырга никадәр тырышсалар да, ул аңа якын да килми иде. Чөнки аңың йөз меңне отуында шөбһәсе юк иде. Хәтта ул, бу бәхет сынаш уенын алла тәгалә аның өчен генә җибәргәндер, дип тә уйлый иде. Әгәр бу йөз меңле бәхет сынаш уены булмаса, ул үзенең баю ихтималы юклыгын белеп, шуңа күрә шул бәхет сынаш уенын уйлап чыгарган кешеләргә эченнән дога да кыла иде.
Ул хәзер һәркөнне, көннәр-төннәр буенча, йөз мең чыккач, эшне кайдан вә нидән башларга, дип уйланып, хыялланып йөри-йөри кибеттәге эшләрен дә оныта башлады. Менә шул йөз меңне оту хыялы белән хыялланып йөргән кичләрнең берендә ул гаҗәеп бер төш күрде.
Бөтен дөнья йөзе су, ди, имеш. Шул зур суның уртасында бердәнбер генә көймә күренеп тора, ди. Халыкның һәммәсе дә, шул көймәгә утырыр өчен, аңа таба ашыгып йөзеп баралар икән, ди. Хәкимҗан абзый башта юри шаяртып, бер урында йөзеп торды-торды да, ди, халык көймәгә якынлаша башлагач кына, ул бер генә мәртәбә сипәгән иде, ди, шул вакыт халыкның һәммәсе дә әллә кайда артта калып, ялгыз башы көймәгә утырып, түбәнгә таба йөзеп китә, ди. Әлеге көймәдә бер ялгызы бер ишкәк белән генә ишеп барды-барды да, ди, бер җиргә чыкты, ди. Ул җир Питер икән, ди. Менә шул урында ак киемнәргә киенгән бер кеше заһир булып, Хәкимҗан абзыйга кулын сузып, аны судан чыгарды, ди. Бу ак киемле кеше, Хәкимҗанга туры карап бераз торгач: “Билетыңны күрсәтче, кнәз“,- дип әйтте, ди. Әлеге кеше билетны әллә нинди кәгазьләр белән чагыштырып карый-карый да, ди: “Хәкимҗан Хәйретдинович, син бик бәхетле кеше икәнсең, сиңа бит йөз мең чыкты“,- дип әйтте, ди. Шуннан соң әллә нинди бик зур дворец сыман нәрсә булды, ди. Ак киемле кеше, зур бүлмәнең уртасында торган вагон кадәр тимер шкафны ачып, акча саный башлады, ди. Ә янындагы ике кеше алтын акчаларны бакыр соскычлар белән капчыкларга тутыралар иде, ди. Шуннан соң бер кәгазьгә кул куйдырдылар да, ди, алтын төягән капчыкларны Хәкимҗан абзыйга
биреп, алып китәргә куштылар, ди. Хәкимҗан абзый, алтын төягән унлап капчыкның иң кечкенәсен күтәрмәкче булган булып никадәр азапланса да, күтәрә алмады, ди. Шулай азапланып торганда, тиргә баткан көенчә, уянып китте. Аның йөрәге өстәлдәге будильникның кыңгыравыннан ким сукмый иде. Ул, бу шатлыклы төшне сөйләр өчен, хатынына терсәге белән төртә-төртә:
-Камәр, Камәр, тор, төш күрдем, байыйбыз, тор, жүләр, тор!..- дип уятып, төшен баштанаяк сөйләп бирде.
Ләкин Шәмсекамәр абыстайның бу төшкә артык исе китмәде. Хәтта борчылып: -
Сиңа әйтәм, аталары, төш күп вакытта киресенчә була бит ул. Шулай да алла хәерлегә юрасын инде...Төштә алтын акча хәерле түгел, диләр. - Беләсең син... Менә күрербез, киресенчә булыр микән, күрербез... Йөз мең хуҗасы хәзер без инде,- дип, яңадан баегач эшлисе эшләренең планнарын кора башлады.
Менә шулай, билет алган көннән бирле Хәкимҗан абзый әллә нинди хикмәтле төшләр күреп буталып, саташып, төннәр буе рәтләп йоклый алмый иде. Төннәрдә йокламагач, кибеттә бик күп эшләрне киресенчә эшләп ташлаганы өчен үзеннән түбән кешеләрдән дә яман-яман сүзләр ишетә башлады. Ләкин аңа тел тидерүче кешеләрнең ул үзләрен генә кызгана иде. Чөнки алар бит аның берничә айдан соң йөз меңле бай буласың белмиләр иде. Ә ул үзе ул хакта бернәрсә дә әйтми иде. Хәтта төшен дә, начарга юраудан куркып, хатыныннан башка һичбер кешегә сөйләми иде. Соңгы вакытларда төннәр буенча йокламады. Хәкимҗан абзыйның башы яхшы ук авырта башласа да, ул аңа да әһәмият бирмәде, йөз мең чыккач, яхшылап кымызга барып тазарып кайтырмын әле, дип, аны да үз көенчә генә калдыра иде.
III
Дүрт күз белән көтелгән көн җитте. Бәхет сынаш уены башланып, бәхетле билетларның номеры гәзит битләрендә багана-багана булып күренә башладылар. Йөз мең дә, илле мең дә чыкты. Егерме биш мең, ун меңле - барысы да чыгып беттеләр. Әмма Хәкимҗан абзыйның төрле тылсымнар белән тылсымланган билетына йөз мең түгел, ике йөз сум да чыкмады.
Ләкин Хәкимҗан абзый йөз меңне отуына тәмам ышанганга күрә, ул бу гәзитләрдәге ракыймнарга ышанмады. Аның фикеренчә, дөрес отышларны күрсәтә торган махсус кәгазьләрнең Питердан киләсе бар әле. Менә ул, кәгазьләрдә күрсәтелгән цифрлар арасында йөз мең Хәкимҗан абзыйның билетына туры килергә тиеш, дип, түземсезлек белән шул кәгазьләрне көтә башлады.
Хәкимҗан абзый беркөнне кичен кибеттән бер кочак гәзитләр күтәреп килеп, һичбер кешегә бер сүз дәшмичә, өстәл артына утырып, шул гәзитләрдәге багана-багана булып тезелгән цифрларны бик тырышып, тавышсыз-нисез генә ихлас белән тоташ берничә сәгать карап торганда, кинәт иләмсез тавыш белән кычкырып җибәрде:
- Оттым, мин оттым! Иөз мең минеке, йөз мең минеке. Хатын, баедык бит хәзер инде без. Йөз мең оттым бит мин, әйе. Мин оттым. Хәзер син миннән талак, талак! Йөз меңне мин оттым. Лампа да, самовар да миннән талак! Барысы талак, талак! Хатын, шкафны ач, акчаларны яшерик! Күрәсең бит, өстәл тулган акча белән, барысы да кәгазь, барысы да алтын!., йөз мең ди ләр аны, йөз мең диләр!.. Кара, кара, көмеш акчалар белән бүлмә тулган!.. Тизрәк, хатын, тиз бул! Яшерик бу акчаларны,.. Әнә, әнә, урамда караклар таларга килгәннәр, яшерик акчаларны, яшерик!..- дип, өстәлдәге гәзитләрне кочаклап, бүлмә буйлап йөгереп йөри башлады.
Шуннан соң кинәт әллә нинди бер зур эш исенә төшкән шикелле булып, кочагындагы гәзитләрне идәнгә ташлап, казакие җиңе эченнән күлмәк җиңен чыгарып, бик тырышып, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, күлмәк җиңен чәйни башлады.
Шәмсекамәр абыстай, бу вакыйганы күреп, каушавыннан ни эшләргә белмичә бераз баскан җирендә хәрәкәтсез торганнан соң, иренең муенына сарылып:
- Хәкимҗан, Хәкимҗаным! Ни эшләдең син, ни булды сиңа, кемнәрнең генә бәддогалары төште икән сиңа?.. Ай, яраббым! Күрәселәрем бар икән лә минем!..- дип, бүлмәне күтәреп елый башлады.
Хәкимҗан абзый, хатынын этеп җибәреп, үзе идәннең тап уртасына басып, мыекларын бөтерә-бөтерә, бөтен көченә кычкыруын белде:
- Автомобиль, алты иде көпчәкләре, автомобиль! 95-64-45 көпчәкле автомобиль!.. Иөз мең, йөз мең көпчәкле автомобиль!.. Һа!..
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International