Р.И.Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлы

(хронологик күрсәткеч)

1947 (4 гыйнвар) Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районының Ташлык авылында туа

1954–1958 Ташлык авылы башлангыч мәктәбе укучысы

1958–1962 Түбән Кама районының Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбе укучысы

1962–1965 Түбән Кама шәһәренең 1 нче унберьеллык гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы

1963–1965 «Коммунизм байрагы» газетасы каршындагы әдәби берләшмә әгъзасы (Чаллы шәһәре)

1965–1967 Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты

1965–1967 Казан дәүләт университетындагы «Әллүки» әдәби берләшмәсе әгъзасы

1967 (май–июль) «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәре

1967–1972 М.Горький исемендәге Әдәбият институты студенты (Мәскәү)

1968–1971 Мәскәүнең Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводында тимерчелек цехы, Мәскәү макарон фабрикасы эшчесе (төнге сменада)

1969 Татарстан язучылары корылтаенда яшь татар язучылары өчен журнал таләп итеп өндәмә тарату

1971 (март-апрель) Үзбәкстандагы «Ферганская правда» газетасы хезмәткәре (стажировка)

1972–1981 «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы сәркятиб

1975 яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз фестивале делегаты (Төрекмәнстан, Ашһабад)

1976–б.к.к. «Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы

1978–1981 иҗат яшьләренең Республика Советы рәисе

1979–б.к.к. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

1979–б.к.к. Татарстан Әдәби фонды әгъзасы

1979 Татарстан яшьләре делегациясе белән Югославиягә бару

1979 (сентябрь-октябрь) туган авылы Ташлыкта иске мәчетне төзекләндереп, манара торгызу

1980 Каракалпакстандагы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашу

1981 яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз фестивале делегаты (Грузия, Кутаиси)

1981–1984 Яр Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркятибе

1981– б.к.к. Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы

1981–1986 СССР Язучылар берлегенең идарә әгъзасы

1981–1986 Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты

1982 «Яшисе килә» повесте һәм халык арасында киң таралган җырлары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелү

1983 Чаллы каласында РСФСР Язучылар берлегенең күчмә утырышын уздыру

1983 «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем бирелү

1984–1985 Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары

1985 (июнь–июль) СССР Язучылар берлеге фәрманы белән Әфганстанга иҗат командировкасына бару

1985 Татар язучылары делегациясе белән Төркиягә сәяхәт, күренекле төрек язучысы Азиз Несин белән очрашу

1986–1995 Казан шәһәр Советы депутаты

1986–2000 Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры

1986–б.к.к. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының коллегия әгъзасы

1986–б.к.к. Татарстан китап нәшриятының әдәбият-сәнгать советы әгъзасы

1987–1992 чит илләр белән мәдәни багланышлар буенча Бөтенсоюз Советының идарә әгъзасы

1988 ТАССР Югары Советына депутатлыкка кандидат (СССРдагы беренче альтернатив сайлау!)

1988 Татарстан делегациясе белән Польшага (Ломжа шәһәренә) бару

1989 күренекле галим Әбрар Кәримуллин белән борынгы татар китаплары эзләп Киевка бару

1989–б.к.к. татар телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча «Җыен» фондының рәис урынбасары

1990 РСФСР Югары Советына депутатлыкка кандидат

1990 республиканың баш китапханәсенә бина таләп итеп коллектив белән хезмәт хакы алудан баш тарту, транспарантлар күтәреп урамга чыгу

1990–1995 Казан шәһәр Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, дин һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе урынбасары

1990–1995 Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Президиум әгъзасы

1990–б.к.к. Татарстан Республикасының халык (Югары Совет, Дәүләт Советы) депутаты

1990 «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелү

1990 балаларга атап иҗат ителгән әсәрләре өчен «Ялкын» журналының Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелү

1991 АКШның Конгресс китапханәсе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую өчен АКШка бару

1991 В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсенә «Милли китапханә» статусы алу

1991 «Халыклар арасында мәдәни һәм фәнни багланышлар» дигән Халыкара конференциядә катнашу (Канада, Торонто)

1991, 29 ноябрь, 12 сәг. 40 мин. бер төркем депутатлар белән Татарстан Югары Советы бинасы өстенә Татарстанның яңа байрагын күтәрү

1991 Халыкара рыцарьлар конгрессының «Кешелеклелек һәм хакыйкатьне яклау өчен» дигән медале белән бүләкләнү (Австралия, Сидней)

1991 Төрки халыкларның уртак алфавитын төзүгә багышланган Халыкара симпозиумда катнашу (Төркия, Истанбул)

1991–1995 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «Елның иң атаклы кешесе» дигән мактаулы исем бирелү (Англия, Кембридж)

1992–б.к.к. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе (2004 елдан – Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты) рәисе

1992 «Халыклар арасында мәдәни һәм фәнни багланышлар» дигән Халыкара конференциядә катнашу (Англия, Кембридж)

1992 «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» дигән Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнү (Австралия, Сидней)

1992–б.к.к. «Кем ул Кем» дигән Бөтендөнья энциклопедиясенең редакция шурасы әгъзасы

1992–б.к.к. Халыкара Биографик үзәкнең редакция шурасы әгъзасы (Англия, Кембридж)

1992–б.к.к. Америка Биографик үзәгенең редакция шурасы әгъзасы (АКШ, Төньяк Каролина)

1993 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Бер алманы бишкә бүләек» җырлар җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү

1993–б.к.к. «Татарстан халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча Республика Советы әгъзасы

1993 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «XX гасыр кешесе» дигән мактаулы исем бирелү (АКШ, Төньяк Каролина)

1994 Татарстан парламенты делегациясе составында Төркиягә рәсми визит белән бару

1994 ИФЛАның (Бөтендөнья китапханәләр берләшмәсенең) Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Испания, Барселона)

1994 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «Дөнья күләмендәге зур казанышлары өчен» дигән көмеш медаль белән бүләкләнү (Англия, Кембридж)

1995 ИФЛАның Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Төркия, Истанбул)

1995 «Шәһри Казан» газетасы версиясе буенча «Ел кешесе» дип игълан ителү

1995–2007 «Татар иле» («Татарские края») газетасының редколлегия әгъзасы

1995–2003 «Заман-Татарстан» төрек-татар газетасының редколлегия әгъзасы

1995 (гыйнвар) Татарстанның рәсми делегациясе җитәкчесе буларак Ичкерия-Чечен Республикасына гуманитар ярдәм белән бару

1995 Әнкара шәһәрендә (Төркия) узган «Әдәби рисаләт» дигән Халыкара симпозиумда катнашу

1995 Татар Пен-үзәге оештыру

1995–б.к.к. Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар ПЕН-үзәге вице-президенты (ПЕН-клуб үзәге – Лондонда)

1996–2005 «Шәһри Казан» газетасының редколлегия әгъзасы

1996–б.к.к. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хәбәрләре» периодик басмасының редколлегия әгъзасы

1996 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Кышкы учак» шигырьләр җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү

1996 Татарстан Республикасы парламенты делегациясе белән Венгриягә бару

1996–б.к.к. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналы баш мөхәррире

1996 ИФЛАның Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Кытай, Пекин)

1996 Бөтендөнья Язучылар оешмасы (Халыкара ПЕН-клуб) конгрессында катнашу (Мексика, Гвадалахара). Татар Пен-үзәген ПЕН-клубка рәсми төстә әгъза итеп алу. Р.Вәлиевкә «Гвадалахара шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелү

1997–б.к.к. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Гыйльми советы рәисе

1997 «Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы» дигән исем бирелү

1997–2008 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары

1997 «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү

1998 Татарстан язучылары делегациясе составында Халыкара ПЕН-клубның 65 нче конгрессында катнашу (Финляндия, Хельсинки)

1999 (апрель) әдәбиятчыларның Мәскәүдәге үзәк йортында Р.Вәлиев иҗатына багышланган кичә үткәрелү

1999 (май)–б.к.к. Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләре укучыларына укудагы һәм иҗаттагы уңышлары өчен һәр ел саен шәхси премиясен биреп бару

1999 Түбән Кама районының Ташлык авылы тарихына багышланган «Гасырлар кичкән авыл» дигән китапны әзерләүдә һәм нәшер итүдә башлап йөрү

1999 Казандагы «Түбән Кама якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсен оештыру һәм аның рәисе итеп сайлану

2000–б.к.к. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе

2001 Мәскәүдә чыккан «Лучшие люди России» энциклопедиясендә биографиясе басылу

2001 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Сайланма әсәрләр. I том» шигырьләр җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү

2001 Төркиядә (Истанбул) узган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашу

2002 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа китапханә бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу

2002–б.к.к. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы әгъзасы

2002 Бөтендөнья Татар конгрессының АКШта (Вашингтон, Нью-Йорк) узган күчмә утырышында катнашу

2002 Төркиянең Кемер шәһәрендә узган «Диалог-Евразия» форумында катнашу

2003 Бөтендөнья Татар конгрессының Рига шәһәрендәге күчмә утырышында катнашу

2003 Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә узган «Диалог-Евразия» форумында катнашу

2003 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа мәчет бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу

2003 Бөгелмә шәһәре татар җәмәгатьчелегенең Һади Атласи исемендәге «Мәгърифәтче» премиясенә лаек булу

2004 Казакъстан парламенты сайлауларында халыкара күзәтүче сыйфатында катнашу

2004 «Великая Россия. Имена» энциклопедиясендә биографиясе басылу

2005 «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнү

2005 «ХХ гасырның икенче яртысында Татарстанда гомуми файдаланудагы дәүләт китапханәләре челтәренең төзелүе һәм үсеше» дигән темага диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия булу

2005 Татарстанның рәсми делегациясе җитәкчесе булып, Алтай Республикасында «Алтай – төрки халыкларның бишеге» һәйкәле куюда катнашу

2005 әдәбияттагы казанышлары өчен Михаил Шолохов медале белән бүләкләнү

2006 Казан шәһәренең 65 нче мәктәбендә Р.Вәлиев иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган музей ачылу

2006 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Иске сәгать дөрес йөри» исемле проза әсәрләре җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү

2006 «Диалог-Евразия» Халыкара оешмасы форумында катнашу (Төркия, Анталия)

2006 Татарстан язучылары делегациясе составында Халыкара ПЕН-клубның 72 нче конгрессында катнашу (Алмания, Берлин)

2006 Татарстан делегациясе белән Таулы Алтайда һәйкәл ачу тантанасында катнашу

2006 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа Мәдәният йорты бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу

2007 Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы исеме бирелү

2007 ИФЛАның (Бөтендөнья китапханәләр берләшмәсенең) Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Көньяк Корея, Сеул)

2007 Япония Татар-ислам җәмгыяте әгъзалары һәм аның җитәкчесе Тәмимдар Мохит белән очрашу (Токио шәһәре)

2007 «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнү

2007 Татарстан парламенты делегациясе составында Казакъстанга рәсми визит белән бару (Астана)

2007 Татарстан Республикасының рәсми делегациясе белән Алтай Республикасына бару (Таулы Алтай шәһәре)

2007 «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенә парламент вәкиле – директорлар советы әгъзасы итеп сайлану

2007 «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булу

2007 (апрель) 60 яшьлеге уңаеннан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бер алманы бишкә бүләек...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелү

2007 «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел) һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен («Рухият» нәшрияты, 2005 ел) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булу

2008 (февраль) «Ел китабы» конкурсында күптомлыклары өчен кызыксындыру премиясе белән бүләкләнү

2008 (апрель) Казанда бик мәртәбәле форум – Европа Советы конгрессының
мәдәният һәм мәгариф комитеты утырышында катнашу

2008 (май) Татарстан язучылары корылтаенда катнашу

2008 (июль) Татарстан Хөкүмәте делегациясе белән берлектә, Алтай Республикасында булып, тугандаш Алтай халкының Сабантуй кебек иң күркәм бәйрәмен – Илуенны күрүдә катнашу

2008 (ноябрь) Татар ПЕН-үзәге президенты булып сайлану

2009 (май) Татарстан Фәннәр академиясе. «Диалог-Евразия» халыкара платформасының Казан бүлеге оештырган «Түгәрәк өстәл» янында сәламәтлек турында сөйләшүдә катнашу

2009 (октябрь) Татарстан язучылары делегациясе составында Халыкара ПЕН-клубының 75 нче конгрессында катнашу (Австрия, Линц)

2009 (октябрь) Татарстан язучылары белән берлектә Прага шәһәрендә яшәүче урыс язучылары һәм «Азатлык» радиосы хезмәткәрләре белән очрашу

2009 (октябрь) Татарстан делгациясе составында Төмән шәһәрендә узган
II Бөтенроссия татар фольклоры фестивале «түгәрәк уен»ында катнашу

2009 (декабрь) Уфада шагыйрь Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 150 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашу

2010 (февраль) Татарстан делегациясе составында Мисырда (Каһирә) узган 42 нче халыкара китап ярминкәсендә катнашу

2010 (октябрь) Русия Дәүләт Думасында «Русия Федерациясендә телләрнең күптөрлелеге: проблемалар һәм преспективалар» дип исемләнгән парламент тыңлауларында катнашу

2010 (ноябрь) Төркиянең Анталия төбәгендә «Диалог-Евразия» («ДА») хәрәкәте «Мәдәният, гореф-гадәт һәм заман яссылыгындагы казаныш буларак гаилә» дигән зур халыкара конференциядә катнашу

2011 (июль) Бер төркем зыялылар белән АКШта Сабан туенда катнашу

2011 Татарстанның рәсми делегациясе белән берлектә Төркиядә Тукай бәйрәме көннәрендә катнашу

2011 (июль) Бер төркем зыялылар белән Кытайда Сабантуй бәйрәмендә катнашу

2011 (июль) «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелү

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International