VI Каримуллин укулары

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Мәгълүмати белдерү

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган VI нчы мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2018 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узачак.

Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак. Регламент: докладлар – 15 мин., хәбәрләр – 10 мин. 

Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:

  • академик Ә.Г.Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау;
  • Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше;
  • милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте;
  • кулъязма һәм басма татар китабы тарихы;
  • вакытлы матбугат тарихы;
  • балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге;
  • милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр;
  • китап бизәү сәнгате;
  • китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.

Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2018 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча оештыру комитетына җибәрүегез сорала.

Докладларның татар яки рус телендәге, күләме 5 биттән артмаган тезислары 2018 елның 20 июненә кадәр гадәти яки электрон почта аша кабул ителә.

Укуларда катнашу бушлай, катнашучыларның юл һәм яшәү чыгымнары аларны җибәргән оешмалар тарафыннан түләнә.

24 июль – конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру көне, 25-26 июль – конференциянең эш көннәре, 27 июль – конференциядә катнашучыларны озату көне.

Оештыру комитеты укуларда катнашу турындагы хәбәрләрне һәм доклад тезисларын түбәндәге адреслар буенча кабул итә:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт.

факс (843) 238-73-18; е-mail: Redf.Nbrt@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефоннар:

(843) 238-73-83 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы;

(843) 292-09-28 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.

VI Каримуллин укуларында катнашу теләген белдергән гариза формасы (2018 елның 25-26 июле)

 

Соңгы яңарту: 18 май 2018, 16:54
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования