Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы башланды

Чыганак: http://www.tatar-islam.ru/v_tatarstane/?id=14117

20 февральдә Казанда Русия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елының тантаналы ачылышы булды. Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгының агымдагы елда «Үткәннәргә кайту, тамырларга борылу» дигән исем астында уздырырга планлаган чараларның башлангычы дип әйтелде.
«Без XXI гасырда зур уңышларга ирешәбез дип, үзебезнең мәдәни-тарихи мирасыбызны саклауга игътибарыбызны киметтек. Хәзер исә йокылы хәтеребезне уяту, тарихи нигезебезгә бер борылу, рухи чишмәләребезгә юнәлү максатыннан, без 2012 елны тарихи-мәдәни мирас елы итеп игълан иттек», дип белдерде әлеге проект авторы, профессор Энгел Таһиров.
Галим, тарихи-мәдәни мираска игътибарны бигрәк тә яшьләр арасында арттырырга кирәк, дигән фикерләрен ирештерде.
Энгель Таһиров: «Яшьләр үз тарихын белергә тиеш»
«Максатыбыз бер генә — тарихны ярату, тарихны белү, бүгенге мәсьәләләрне чишәргә тарихтан ачкыч эзләү кирәк. Яшьләргә бүгенге тарихтан үз ата-бабаларының кайдан килеп чыкканын эзләү кирәк. Яшьләр үзләренең татар булуын тоя белсә, ул үз халкына күбрәк өлеш кертер иде», — дип белдерде Энгель Таһиров.
Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары алдында президент ярдәмчесе Олеся Балтусова да чыгыш ясады.
Олеся Балтусова: «Кыю булыйк»
Ул аларны актив булырга, нинди генә дәрәҗәдә булмасын, кыю мөрәҗәгатьләр белән чыгарга чакырды.
«Ни генә булмасын, безне хәзер сезнең белән бергә ишетәләр һәм ясалган мөрәҗәгатьләрне исәпкә алалар. Хәтта бу мөрәҗәгатьләрнең конкрет нәтиҗәләрен дә күрергә була», дип белдерде ул Казандагы тарихи-мәдәни мирас объектларының хәле буенча Татарстан президентына ясаган мөрәҗәгатьне күздә тотып.
Энгель Таһиров, ел дәвамында бигрәк тә яшьләр өчен төрле концертлар, төрле күргәзмәләр оештырылачак, дип белдерде.
Әмма бу чаралар белән генә тарихка, туган якка, гомумән татар халкына карата булган мәхәббәтне тәрбияләп булырмы соң?
Энгель Таһиров, ни генә булмасын, иң башта бозны кузгатып җибәрү кирәк, дип саный.
Ул Татарстанда 2012 елны мәдәни-тарихи мирас елы дип игълан итү эше соңга калынды дип уйламый. «Елларны нинди еллар дип кенә атасак та, бу елларның барыбер бер тарихы бар. Ә быелгы мәдәни-тарихи мирас елын без көтеп, зарыгып алдык», - дип белдерде профессор Энгель Таһиров.
Тарихи вакыйгаларга бай ел
Шуны да әйтергә кирәк, 2012 ел татар халкы тарихы ягыннан күп кенә тарихи даталарга бай булачак.
Быел Евразия киңлекләрендә төрки-татар мәдәниятенең киң җәелүен барлыкка китергән һәм Кытайдан алып Кавказга кадәр таралып урнашкан беренче төрки дәүләт булган Түрк каганаты корылуга 1460 ел тула.
Шулай ук быел Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләренә 1090 ел тула.
Моннан нәкъ 780 ел элек болгар-татар шагыйре Кол-Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре дә иҗат ителгән.
Быел шулай ук татар телендә беренче басма китап нәшер ителүгә 400 ел һәм башка истәлекле даталар да билгеләп үтеләчәк.

Соңгы яңарту: 2012 елның 24 сентябре, 10:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International