Төзүчеләрдән

Кулыгыздагы бу библиографик курсэткеч - Татарстаннын тарихи хэм мэдэни истэлеклэренэ караган беренче библиографик белешмэ. Бу курсэткечнен топ олеше "Россиянен архитектура хэм монументаль сэнгать истэлеклэре жыелмасы" дип аталган куптомлы фэнни-белешмэ басма (Россия Фэннэр Академиясе, РФ Мэдэният министрлыгы, РФнен матбугат буенча Дэулэт комитеты карары нигезендэ Дэулэт сэнгать белеме институты хэм "Наука" нэшрияты белэн берлектэ эшлэнэ) очен анын аерым бер чыгарылышы сыйфатында хэзерлэнгэн иде. Тупланган материалнын зур олеше, шул исэптэн татар телендэгесе бу чыгарылышка кермэу сэбэпле, "Татарстаннын тарихи хэм мэдэни истэлеклэре" дигэн исем астында мостэкыйль басма нэшер итэргэ карар кылынды.

Тозучелэр Татарстаннын тарихи хэм мэдэни мирасын момкин кадэр кинрэк, тулырак колачларга омтылдылар. Шуна курэ, куплэргэ билгеле истэлеклэр белэн беррэттэн, мона кадэр бик сирэк телгэ алынганнары да курсэткечкэ кертелде. Чонки аларны белмэгэн килеш республиканын тарихи-мэдэни узенчэлеклэрен дорес кузаллау була алмый.

Элеге басма гыйльми хезмэткэрлэргэ, реставраторларга хэм тозучелэргэ, тобэкне ойрэнучелэргэ, музейларда хэм китапханэлэрдэ эшлэучелэргэ, экскурсиялэр уткэручелэргэ хэм туган ягыбызнын тарихы, археологиясе, архитектурасы белэн кызыксынучыларнын, Татарстан мэдэниятен тагын да тирэнрэк хэм кинрэк белергэ омтылучыларнын хэммэсенэ файдалы булыр.

Курсэткеч шушы темага турыдан-туры кагылышлы булган, эувэлге СССР жирлегендэ 1767 елдан алып 1989 елга кадэр рус хэм татар теллэрендэ басылып чыккан хэм бугенге Татарстан Республикасынын административ-территориаль чиклэрендэ урнашкан археология, тарих, шэхэр тозелеше хэм архитектура истэлеклэренэ тулаем яки олешчэ багышланган эдэбиятны уз эченэ ала, анда китаплар, сурэтле альбомнар, диссертациялэр, жыентыкларда, журналларда хэм газеталарда донья кургэн мэкалэлэр турындагы мэгълуматлар урын ала. Курсэткеч эйтелгэн сыйфатларга туры килгэн барлык эдэбиятнын тулы чагылышына дэгъва итми.

Материал "Россиянен архитектура хэм монументаль сэнгать истэлеклэре жыелмасы" библиографик курсэткеченен Урнэк план-проспектында билгелэнгэн рубрикаларга туры китереп торкемлэнде (кара: Памятники истории и культуры Татарстана. - Казань, 1992.) Булеклэр эчендэ материал алфавит тэртибендэ урнаштырылды. Кайбер булекчэлэрдэ ("Торак урыннары хэм шэхэрлеклэр", "Шэхэрлэр архитектурасы", "Тарихи шэхеслэрнен Татарстан жирлегендэ булуы белэн бэйле хэйкэл-истэлеклэр") эхэмияткэ ия шэхэрлэр, торак пунктлар хэм тарихи шэхеслэр турында материал аерым курсэтелде. Эгэр документнын исеме анын эчтэлеген ачмый икэн, бу очракта чыганакка белешмэ аннотация бирелде.

Эдэбият сайлап алу 1989 елнын декабрендэ тэмамланды. Шул вакыттан сон, басманы нэшриятка хэзерлэу белэн узган 4 ел (1990- 1994 еллар) эчендэ, элеге темага караган шактый ук куп исемдэ документлар туплану сэбэпле, курсэткечнен ахырында материал сайлап алу тукталганнан сон донья кургэн топ эдэбиятнын исемлеге остэмэ рэвешендэ китерелэ.

Басма тубэндэге белешмэ аппарат белэн тээмин ителгэн: исемнэр курсэткече (авторларнын фамилиялэре; шулай ук чыганакларда телгэ алынган шэхеслэрнен фамилиялэре - бу очракта документ номеры (яки номерлары) тугэрэк жэялэр эченэ алынган); географик курсэткеч; баш исем астында тасвирланган документларнын алфавит курсэткече; периодик хэм дэвамлы басмалар курсэткече; археология истэлеклэреннен алфавитлы-предметлы курсэткече; тарих хэм архитектура истэлеклэренен алфавитлы-предметлы курсэткече. Табылган чыганакларда, нигездэ, Казан шэхэренен архитектура хэм тарих истэлеклэре тасвирлану сэбэпле, предмет курсэткечендэ Казан истэлеклэренен рубрикалары урнашу урыны курсэтелмичэ генэ китерелэлэр, э башкалары очен жэялэр эчендэ урнашкан шэхэрнен яки торак пунктнын атамасы курсэтелэ.

Техник сэбэплэр аркасында курсэткечне нэшер иту тоткарланды, шуна карамастан, монда бирелгэн мэглуматлар искермэгэн хэм уз укучыларын табар дип ометлэнэбез.

Библиографик курсэткечкэ карата телэк хэм тэкъдимнэрегезне тубэндэге адреска жибэрэ аласыз:

420111, Татарстан Республикасы,
Казан шэхере, Кремль ур., 33 йорт.
Татарстан Республикасынын
Милли китапханэсе,
Мэгълумат - библиография булеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International