Артист Габдулла Кариев бенефисында Казан яшьләре исеменнән бирелгән адрес

Чыганак: Габдулла Кариев турында истәлекләр / төз. Х. Гобәйдуллин.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1967.- 168 б.

Мөхтәрәм Габдулла Кариев җәнаяләре! Ике мең сәнәдән бирле тарих сәхифәләрендә мәгълүм булып килгән театр сәнгате жеби гүзәл сәнгатькә тәгассып, наданлык томаны сәбәпле матурны күрә, дөресне ишетә алмый торган татар галәме эчендә армый-талмый хезмәтегезнең дәвамына биш сәнә тулу мөнәсәбәте илә, без сезне татар театрына мәхәббәт кыйлган кешеләр исеменнән тәбрик, итәбез.

Шул биш сәнә эчендә татар театры дошманнарының кыйлган золымнарына илтифат итми, көннән-көн гайрәт арттырып, шул гүзәл һәм максудыңыз булган театр эшен тәрәкъкый иттерү өчен Россиянең пайтәхетләреннән башлап Идел буе, Кырым-Кавказ, Сибирия, Төркстан һәм Бохара, Хива шәһәрләрендәге сәхнәләрдә үзегезнең табигать тарафыннан бирелгән талантыгыз һәм артистлык мәһарәтеңез сәясендә, халкыбызны бер елатып, бер көлдереп һәм аларның бу мөкатдәс эшкә мәхәббәтләрен җәлеп кыйлырга сез сәбәпче булдыгыз. Шул озын сәфәрегездә дучар булган уңайсызлыклар, артистлар галәмендә табигыйләшкән һәм еш очрый торган ачлыклар, акчасызлыктан юлда өзелеп калулар вакытында да «Сәйяр» труппасын таратмый, аларны бу дәрәҗәгә җиткерүгә сәбәп сезнең оста идарәгез булды. Бу көннән татар халкы сезнең биш сәнә буенча «Сәйяр» труппасын ялыкмый идарә кыйлывыгызны, татар театрын тәрәкъкый юлында күрсәткән корбанлыгыгызны, тагы татар театры галәмендә моңа кадәр назирсыз артистлык талантыгызны тәкъдир кылып, сезне «татар театрының атасы» дип исемли.

Яшәсен татар театры! Яшәсен Габдулла Кариев!

Яшәсен «Сәйяр» труппасы!

Казан. 5 нче март, 1912 сәнә.

Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукаев, Хөсәен Ямашев, Вәлиулла Мортазин, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Әхмәт Кулалаев... *
(«Йолдыз», 13 март, 1912, № 805.)

* Адреска җитмешкә якын кеше кул куйган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International