Г. Кариевның татар мәдәнияте тарихында тоткан урыны (К.Тинчурин)

Чыганак: http://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=view&id=1673&Itemid=90

Татар халкының мәдәни тарихында күзгә күренгән эшләр арасында иң ачыгы татар театры икәнлеген игътираф итмичә (танымыйча) булмый. Кыска заманда, төрле җитешсезлекләргә карамастан, татар театрының шундый тиз арада халык арасына кереп китүе хакында сәбәпләрне тикшергәндә, артист Габдулла Кариевның гәүдәсе татар театрының бөтен үткән тарихы белән күз алдына килеп баса. Әдәбият, сәнаигы нәфисә (сәнгать) тарихларында ике ноктага әһәмият белән тукталырга туры килә. Беренчесе, Нәфасәттә аерым дәвер тудыру, икенчесе шул дәвернең рухын көчле талант васитасы белән ифадә итү (ярдәме белән чагылдыру). Менә бу ике нокта әдәбият, нәфасәт тарихының үзәге булып хисапланырга тиеш дип уйлыйбыз.
Үзенең чын әдәбияты, нәфасәте, театры булган татар халкы арасында шул булмаганнарны булдыру эшендә мәйданга чыгучыларның беренчеләрен үлчәр өчен аеруча әһәмият белән тукталырга туры килә. Татар театрын тудыру эшендә беренчелекне алу өчен беренче булып сәхнәгә чыгу, яки беренче булып театр афишасы чыгару җитми. Рус һәм башка халыкларның театр аталыгы гонванын (исемен) алучылык тарихын тикшергәндә дә һәм башка фәннәрнең вөҗүдкә килүләре (барлыкка килүләре) тарихына караганда да бу мәсьәлә шулай; ягъни, беренчелекне алу шәрәфе беренче булып эш башлаучыга бирелми, бәлки, беренче булып эшне эшләп чыгаручыга бирелә. Тарихның тәҗрибәле каты кулы, бу эше, бу кануны белән мәсьәләләрне иттифакыйлыктан (очраклыктан) коткарып, аларга туры хөкем чыгара.
Кариев татар сәхнәсенә кергәнче, татарларның мәркәз шәһәрләрендә: Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан шикелле урыннарда татар телендә театрлар уйналсалар да, татар театры дигән нәрсә юк иде. Г. Кариевка кадәр бер вакытлар Кудашев-Ашказарский антрепренерлыгы астында профессиональ татар труппасы төзелсә дә, һаман да әле татар театры юк иде. Бу мәсьәлә өстән караганда кызык төсле күренә. Ләкин югарыда әйткәнчә, тарихның тәҗрибәле үткен күзе, катгый кануны чын хезмәтне, чын эшне күргәннән соң гына үзенең карарын чыгарганлыктан, иттифакый рәвештә чыккан эшләр белән табигый рәвештә чыккан эшләрне бик каты тикшереп аера һәм тиешле бәһасен куя.
Әдәбият һәм сәнаигы нәфисәдә табигыйлек, чынлык иң зур урынны тота. Иттифакый рәвештә чыккан мондый эшләрне тарих икърар итми. Тарих икърар итмәгән эш табигый булмый. Шуңар күрә әтрафлы рәвештә туры күз белән карап бер мәсьәләне тикшергәндә аның әһәмиятенә, гомум арасында тоткан урынына һәм карт тарихның тәҗрибәләренә таянырга туры килә.
Соң Кариев тудырган татар театры белән Кариевка кадәр татар телендә уйналган спектакльләр арасында аерма нәрсәдә? Аерма шул: Кариевка кадәр татар телендә уйналган спектакльләрнең татарның мәдәнияты тарихында әһәмиятләре, асыл тарихка нисбәтән горрәлек нисбәтендә генә (тарихта тик календарь (даталар күрсәтү) рәвешендә). Әмма Кариев тудырган татар театры — татар театрының нигезе, үзәге. Шуның белән бергә, татар мәдәнияты тарихының күзгә күренгән, бер рәвешкә куелган бер эше. Кыскасы, татар мәдәнияты тарихының бер баганасы.
Мәсьәлә эшнең кайсы елда яки кайсы числода башлануында түгел. Мәсьәлә эшнең кайвакытта чын эш булып чыгуында.
Татар театрының тарихы Г. Кариев исеме белән бергә башлана ( Габдулла Кариев — сәхнә исеме. Кариевның чын исем-фамилиясе — Миңлебай Хәйруллин).
Габдулла Кариев — татар мәдәнияты тарихында аерым сәхифә ачтырган беренче дәвердәге татар театрының бердәнбер юлбашчысы; татар театрына беренче буларак форма бирү, татар типларын беренче буларак дөрес итеп иҗат итү, татар театрын халык рухына якынлаштыру, татар театрын гомумиләштерү эшләрен үтәүче, шөбһәсез, Габдулла Кариев .
Менә шушы мәсьүлиятле дүрт мәсьәләнең берсен генә үти алучыга да тарих үзенең сәхифәләрен ача. Әмма Кариевның дөрес юл тотып, шул дүрт мәсьүлиятле мәсьәләне башкаруы аның фитрый зур көчкә малик икәнлеген (фикер көченә ия булуын күрсәтә) күрсәтә. Ярлы игенче улы, ярты укымышлы коръән хафиз, егерме яшенә кадәр мәҗлес, мәдрәсә, мәчеттән читкә чыга алмаган бер шәкертнең, һичбер хәзерлексез, тәҗрибәсез, үзенә бөтенләй ят булган бер эштә, театр эшендә берничә ел эчендә бер фигура булып китүе, шөбһәсез, зур эш. Шуның өстенә театр шикелле мәсьүлиятле бер эштә дөрес юл алуы татар мәдәнияты тарихында аның әһәмиятен тагын да бер мәртәбә күтәрә.
Мондый эшләрне эшләрлек кешеләрне тарих бик сирәк бирә. Мондый эшләрне эшләрлек кешеләрне фәкать тарих үзе генә тудыра ала. Бөтен бер халыкның рухын дөрес аңлап, тарихи вакыйгаларның нокталарын дөрес төшенеп, бер халыкның сәнаигы нәфисә эшендә аерым дәвер тудыручылыгы зур көчләргә мәнсүб (тарихта тик календарь (даталар күрсәтү) рәвешендә) була. Шуңа күрә без татар сәнаигы нәфисә эшендә тарих безгә дә бер даһины күрсәтте дип әйтергә батырчылык кылабыз.
Дүрт мәсьәләнең беренчесе — татар театрына сима (форма, күренеш мәгънәсендә) бирү.
Һәрбер халыкның тарихында аерым дәверләр була. Шул мәгълүм аерым дәвердә яшәүчеләрнең мадди һәм мәгънәви тормышлары була. Алар эшлиләр, шатланалар, кайгыралар. Шул эш, шатлык, кайгының һәрберсенең үзенең меңнәрчә тармаклары, сызыклары була. Шул тармаклар, сызыклардан вакыйгалар туа. Мөхәррир, хикәяче, драматург шул вакыйгалардан берсен әсас (нигез) итеп алып, шул дәвер даирәсендә нәфасәт тормышы төзи, ягъни роман, хикәя яки театр китабы яза. Артистлар шуны уйныйлар. Тамашачылар карыйлар, елыйлар, көләләр, кул чабалар вә гайре, вә гайре...
Кариев иҗатының иң җитдисе әнә шул вә гайре, вә гайреләр эченә керә.
Кариев заманында язылган пьесаларның бик күбесе шул дәвернең халәт рухиясен ачып салырлык ачык һәм нәфис итеп язылмаганлыктан, аның татар театрына сима бирү эшендә эшләгән эшләре чын
художник икәнлеген тагын бер кат безнең алдыбызга китереп куялар. Ул шул ярты-йорты язылган пьесаларны сәхнәгә куйган чакта сәхнә белән тамаша залын тоташтыра торган җепләрне үзе, үз башыннан уздыра иде. Бердән, сәхнәдә табигыйлекне саклап калып, икенчедән, пьесадагы вакыйганы чын тормыш белән берләштереп, сүнек вакыйгага яктылык, үлек күләгәләргә җан кертеп, аларны чын кешеләр ясап чыгарып, вакыйганы тормышның бер кисәге итеп күрсәтә ала иде. Мондый иҗади эшләрдә ул башкаларга (рус режиссерларына) тәкълид (охшатып эшләп) кылып иярүдән сакланып, мөмкин кадәр татарның үз хосусиятләрен кертүне үзенә кагыйдә итеп алып һәм шуны муаффәкыятьле (уңышлы) рәвештә чыгара иде. Шул авыр, һәммә кеше дә эшли алмаслык, күзгә күренми торган эшләре белән ул берничә ел эчендә татар сәхнәсендә генә эшләнергә тиешле булган эшләргә кагыйдәләр һәм сызыклар сызып калдырды.
Дүрт мәсьәләнең икенчесе — татар типларын дөрес итеп иҗат итү.
Сәхнәдә артист ике «мин»гә малик була. Беренче «мин»е иҗат кыла — уйный, икенчесе аны идарә итә. Менә шул «мин»нәр бик сирәк артистта мөтәнасиб (тигез туры килгән) булалар. Кариевта исә бу хасият мөкәммәл (камил) иде. Ул онытылып уйнаган чакларында да, ифрат тәфридлардан (берәмләү, ялгызлау) сакланып кала ала иде.
Кариев кадәр дөрес тип бирүче татардан һичбер артист булмады. Ул типларны эшләгән вакытларда, пьеса белән генә канәгатьләнмичә, типның тулмаган җирләрен тормыштан алып тутыра иде. Берәр типка өстәмәләр кирәк булганда, ул аптырап, яисә ничек булса да ярар әле дип тормый, хыялында җитәрлек материал булмаса, базарларга чыгып көннәр буенча пьесадагы типка охшашлы кешеләр белән сөйләшеп, сүгешеп, көлеп, көлдереп, алардагы хосусиятләрне җыюдан, өйрәнүдән тартынмый һәм иренми иде.
Шуңар күрә дә ул уйнаган роль, нинди генә булмасын, тамашачыга җан рәхәте бирә торган иде. Менә шул тырышу, эзләнүләренә үзендәге көчле сизгерлекне дә кушкан, ул типларны иҗат итүдә искиткеч бер тизлек һәм муаффәкыять белән һаман алга бара иде. Ул типларны иҗат итүдә һәм режиссерлык, артистлык таланты каршында сәламәт чагында үзенә конкурент күрә алмады.
Дүрт мәсьәләнең соңгы икесенә килгәндә, Кариевның төрле амплуаларда бөек артистлык таланты өстенә режиссерлыгын һәм маһир оештыручы икәнлеген дә кушарга туры килә.
Кариев театрның гомумгә тәэсирен һәм аның тоткан урынын вакытында бик тиз аңлап алып, ул аны бер кәсеп итеп кенә түгел, бәлки, мәдәният тарихында һәм халыкның мәдәни үсүендә көчле корал һәм гамил (фактор, сәбәп) икәнлеген төшенеп, аңа гомуми халык милке булган мәсьүлияте бер мөәссәсә (оешма, учреждение) итеп карый иде. Шуның өчен дә ул театр эшендә һәр адым саен үзен халык һәм тарих алдында мәсьүл итеп саный иде.
Кариевның театр хакындагы бу карашы сәмрәсез (нәтиҗә) калмады. Ул уйнаган шәһәрләрдә аның артыннан ук театр түгәрәкләре язгы чәчәкләр төсле берсе артыннан берсе туа тордылар. Кариевның уеннары, Кариевның театрга карашлары, бөтен театр тәгассыбы (нык омтылу, фанатизм) белән бергә яшь һәвәскәрләргә идеал була иде. Һәвәскәрлек авыруы булган яшь рольләрне уйнарга кызыгу урынына бервакытларда бөтен һәвәскәрләрнең картлар рольләрен уйнарга ябышкаклыклары Кариевның тамашачыларда нинди тәэсир калдырганлыгын һәм театрны гомумиләштерү эшендә нинди зур роль уйнаганлыгын ачык күрсәтә.
Кариев сәхнә, тамашачы һәм тормышны бер ноктага җыя алырлык көчкә малик, сәясәтле, гайрәтле, дәртле татарлардан бердәнбер сәхнә эшчесе иде.
Кариевның шәхси тормышы юк иде. Аның өчен сәхнә, татар театры гына бар иде. Кариевның 1917—18 еллардагы антрепренерлыгы да шәхси мәнфәгате өчен түгел иде. Моны аның кул астында хезмәт иткән артистлар һәм аның үзеннән соң калдырган театр гардеробы, репертуары ачык күрсәтә. Дөрес, Кариевның артистлык заманында, аңа каршы ясалган төрле һөҗүмнәр белән аның абруен халык күзеннән төшерергә маташучылар булды.
Өстәлдән өстәлгә күчеп йөрүче, атнасына сигезәр мәртәбә фикерләрен алмаштыручы, төрле ялган имзалар астына яшеренеп язучы «тәнкыйтьчеләр» газета-журналларда аны караларга азаплансалар да, халык үз Кариевын бик яхшы аңлаганга, ул «әдәби» килмешәкләрнең төһмәтләренә (яла) игътибар итмәде.
Ярлы халык тудырган халык артисты Кариев үлгәнче алган юлында садыйк (турылыклы, эчкерсез) калды.
Габдулла Кариев исеме татар театры белән генә түгел, татар мәдәнияты тарихы белән дә бәйләнгән. Бу бәйләнеш иттифакый гына түгел, тарихи вакыйгаларның табигый җепләре белән үрелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International