Кариев йөзеге (А. Юнысова)

Чыганак: Сәхнә.- 2011.- Март.

Тәгәри китте йөзек, тәгәри китте,
Исән үтте еллар өзеген.
Театры белән гасыр кичте
Кариевнең көмеш йөзеге.

Тәгәри китте йөзек, тәгәри китте,
Югалтмыйча чылбыр үзлеген.
Театрда иң кадерле мирас
Кариевнең ядкарь йөзеге.

“Театрны сакла! – бу амәнәт!” –
Кабул итеп алган Тинчурин.
Каривтән калган йөзек кашы
Тинчуринның саклый күз нурын.

Ильская, аннан Сәлимҗанов,
Бикчәнтәйгә күчте амәнәт.
Театрның яңа варислары
Аманәткә итмәс хыянәт!

Тәгәри китәр йөзек, тәгәри китәр,
Югалтмыйча чылбыр үзлеген.
Буыннарны бер-беренә ялгар
Кариенең көмеш йөзеге!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International