VII Кәримуллин укулары

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган VII мемориаль укуларда – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2020 елның 28-29 маенда Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узачак.

Әлеге чара Ә.Г. Кәримуллинның тууына 95 ел, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 155 ел һәм ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышлана.

Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи мәсьәләләрне яктырту һәм бу өлкәдә хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак. Регламент: докладлар – 15 мин., хәбәрләр – 10 мин. 

Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:

  • академик Ә.Г. Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау;
  • Идел–Урал төбәгендә китапчылык эше;
  • милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте;
  • кулъязма һәм басма татар китабы тарихы;
  • вакытлы матбугат тарихы;
  • балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге;
  • милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр;
  • китап бизәү сәнгате;
  • китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.

Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2020 елның 15 - 30 апреленә кадәр оештыру комитетына җибәрүегез сорала.

Күләме 500 сүздән артмаган чыгышыгызның резюмесе татар яки рус телендә 2020 елның 30 апреленә кадәр электрон почта аша кабул ителә.

Укуларда катнашу бушлай, катнашучыларның юл һәм яшәү чыгымнары җибәргән оешмалар тарафыннан түләнә.

27 май – конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру;

28-29 май – конференциянең эш көннәре

30 май – конференциядә катнашучыларны озату.

Оештыру комитеты укуларда катнашу турындагы хәбәрләрне һәм резюмеларны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Redf.Nbrt@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефоннар:

(843) 238-73-83 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы;

(843) 292-09-28 – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.

VII Кәримуллин укуларында катнашу теләген белдергән язма хәбәр формасы (2020 елның 28-29 май көннәре)

 

Хөрмәтле коллегалар!

Яңа коронавирус авыруы таралуны кисәтү максатында үткәрелүче чараларга бәйле вазгыять аркасында, 2020 елның 28-29 маенда Казан шәһәрендә узарга тиеш булган, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, галим-китап белгече Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган «VII нче Кәримуллин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе билгесез вакытка кичектерелә.

Укуларны үткәрү көннәре һәм тәртибе турында төгәл мәгълүмат өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Конференцияне оештыру комитеты

 

Соңгы яңарту: 18 апрель 2020, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International