Ул беренчеләр рәтендә иде (Ф. Шәмсетдинова)

Чыганак: Шәмсетдинова, Ф. Ул беренчеләр рәтендә иде: [танылган композитор һәм дирижер, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Гали улы Латыйповның тууына (1913-1987) 90 ел тулды] // Мәдәни җомга.- 2003.- 15 авг. (№33).- Б. 12.

Танылган композитор һәм дирижер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Гали улы Латыйповның, тууына (1913-1987), 90 ел тулды.
Якыннары, дуслары, хезмәттәшләре - аны күреп белгән һәр кеше Мәсгут Латыйповны көчле иҗат энергиясенә ия музыкант буларак белә. Актив иҗат дәрте белән ул һәркемне үзенә ияртә иде.
М.Латыйпов Казакъстанның кечкенә генә Аягуз (Сергиеполь) шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. 1925 еллардан ук музыкага тартылган егет әти әнисе белән бергә Казанга күченә, һәм язмыш аны профессиональ музыка сәнгате дөньясына алып килә. Мәсгут тынлы музыка уен коралларында уйнау буенча дәресләр ала, үзешчән сәнгатьтә катнаша... 1931 елда ул Мәскәү дәүләт консерваториясе (тромбон классы буенча) рабфагына укырга керә, профессор Блажевич классында белем ала.
30 нчы еллар башында Мәскәү консерваториясендә Татарстаннан килгән зур бер төркем музыкантлар укый. Алар - булачак композиторлар, дирижерлар, җырчылар. Нәкъ менә шулар инде татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучылар, аны үстерүчеләр. Мәсгут Латыйпов та шушы төркемгә керә.
30 нчы елларда Мәскәү консерваториясендә ул Е.Месснер, Л.Литинский классларында композиция серләрен өйрәнә. Консерваториядә уку белән бергә, яшь музыкант музыка әсәрләрен оста башкаручы буларак та таныла: Мәскәү өлкәсенең НКВД тынлы оркестрында эшли, тынлы музыка уен коралларында уйный.
Мәсгут Латыйповның әсәрләре башлыча оркестр өчен иҗат ителгән. Ул «Татар сюитасы»н, «Кызыл Татарстан» парад маршын иҗат итә һәм, маршлар конкурсында җиңеп, премия ала. Аның бу әсәрләре Мәскәүдә 1937 елда басылып чыга.
Мәсгут Латыйпов 30 нчы елларда шулай ук күп кенә вокаль музыка әсәрләре иҗат итә. Аның беренче романслары, лирик җыр лары, балалар өчен җырлары языла, татар халык көйләрен дә ул шул елларда эшкәртә башлый.
1939 елда, Татарстан Композиторлар берлеге оештырылгач, М.Латыйпов берлекнең беренче әгъзаларыннан була. Аның исеме Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Ф.Яруллин, Ж,.Фәйзи, З.Хәбибуллиннар белән бер рәттә тора. Шул чорда ук, сугыш алдыннан, яшь музыкант Ә.Фәйзи либреттосы буенча «Сафа» операсын яза башлый. Мәскәү клубларының берсендә үткән беренче шәхси концертында ул тыңлаучыларга шушы әсәреннән өзекләр уйнап күрсәтә.
Ватан сугышы М.Латыйпов язмышын кискен үзгәртеп җибәрә, фронтовик татар композиторлары И.Шәмсетдинов, Аллаһияр һәм Хөснул Вәлиуллинар, Ф.Яруллиннар кебек үк, М.Латыйпов та хәрәкәттәге армия сафларында, хәрби оркестрга дирижерлык итә, көйләр язу белән дә шөгыльләнә.
Сугыш тәмамлангач та М.Латыйпов хәрби хезмәттән тиз генә китә алмый. «Тыныч тормышның беренче көннәреннән үк, - дип яза музыка белгече З.Сәйдәшева М.Латыйпов турындагы мәкаләсендә («Татарстан композиторлары һәм музыка белгечләре» җыентыгы, Казан, 1986), - ул әти-әниләре сугышта һәлак булган ятим балалардан оркестр оештырып җибәрә».
Композитор Казанга 1946 елда гына әйләнеп кайта һәм башта вакытлыча Казан хәрби округының җыр һәм бию ансамбле белән җитәкчелек итә, аннан соң Идел буе һәм Көнчыгыш Себер шәһәрләрендә урнашкан хәрби округларда җыр һәм бию ансамбльләрен җитәкли. Ул сугыштан соңгы елларда оркестр өчен җырлар һәм романслар, пьесалар һәм маршлар язуын дәвам итә, урыс һәм татар халык җырларын эшкәртә.
1954 елда композитор кабат Казанга кайта һәм, башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән бергә, 1957 елның җәй башында Мәскәүдә узачак татар әдәбияте һәм сәнгате декадасын әзерләүдә актив катнаша. Декада көннәрендә Мәскәүдә М.Латыйпов җитәкчелегендәге нефтьчеләр хоры зур уңыш казана.
60-70 елларда бөтен Татарстан буенча төрле үзешчән сәнгать коллективлары оештыру һәм аларга җитәкчелек итү аның иҗат эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Ул елларда М.Латыйпов җитәкләгән «Сарман чәчәкләре» инструменталь-хореография ансамбле, Лениногорски һәм Кукмара яшьләр тынлы оркестрлары бөтен республика буенча дан казанды. Музыкант-мәгърифәтченең Әгерҗе, Минзәлә Сарман, Мамадыш районнарындагы эшчәнлеге, яшь композиторларга ярдәме бик күпләрнең музыкаль культурасын үстерергә булыша. Бер үк вакытта хор өчен кантаталар, цикллар, сюиталар иҗат) итә («4 нче Удар армия геройлары турында», 1946 ел, «Идел бу кешеләре турында», 1948 ел, «Ватан турында кантата», 1954 ел «Ватаныбыз башкаласы - Мәскәүгә» 1957 ел), тынлы оркестр өчен сюиталар һәм маршлар; инструменталь пьесалар: җырлар һәм романслар, шул исәптән, киң таралган «Кырда» әсәре, хор өчен татар халык көйләре...
Композиторның бөтен тормыш һәм иҗат эшчәнлеге, аның әсәрләре, ул оештырган музыкаль коллективлар, музыкант-дирижер буларак зур эшчәнлеге туган халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт итү милли сәнгатебезне, туган халкыбызны ихлас ярату үрнәге булып тора.
Фәридә Шәмсетдинова,
музыка белгече

Соңгы яңарту: 2013 елның 30 мае, 14:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International