Иртәгә Сабантуе (Галимҗан Латыйп)

Чыганак : Иң матур сүз : ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.- Казан : Мәгариф. 2000.- 335 б.

Авыл гөж килеп тора,
Килә безгә кунаклар .
Районнан, күрше авылдан,
Әллә каян, ерактан.

Сабан туе җитә дип,
Әзерләндек без аңа.
Исәп бар йөгерештә
Малайларны узарга.

Урамда бүләк җыялар,
Сыгыла колга башы.
Кайчак та такмак әйтешеп
Алалар кара-каршы.

_ Әй бүләге-бүләге,
Атлас икән күлмәге
Шул бүләкне алам дип,
Тибә батыр йөрәге!..

Мактыйлар бүләкләрне,
Уены-чыны бергә.
Без ияреп йөрибез,
Калу юк инде бер дә.

Урам тулып җыр йөри
Көндезен, кичен, иртән.
Ник бу сабантуйлары
Көн саен булмый икән?
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International