Сабантуй* (Мөхәммәт Мирза)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Татар көпшәк халык түгел, йолкырга, тарткаларга...
М. Шәймиев


Сабантуй — туган халкымның
Тиңдәшсез тантанасы!
Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,
Әйтегез, кайда бар соң!

Ядкаре бөек Болгарның
Хаҗитархан, Урданың.
Сарматларда, Каганатта
Сабантуйлар булган ул!


Сабан туе орыш түгел,
Ярыш, алыш —сынатма,
Мәйданнарга сөлге тотып
Чыгып баскан ир-атка

Төбәлгән ил-йорт карашы,
Алымы ни, ысулы.
Аксакаллар хөкем итәр,
Хаклык булмас кысулы...

Җитезләрнең җитезе кем,
Матурлардан кем матур?
Тапкырларның тапкыры кем,
Батырлардан кем батыр?


Барлау кирәк, санлау кирәк,
Данлау кирәк аларны.
Батырлары булса гына
Халык гомере дәвамлы.

*Шул исемдәге поэмадан өзек.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International