Сабантуй бүген бездә (Роберт Миңнуллин)

Чыганак : Иң матур сүз : ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.- Казан : Мәгариф. 2000.- 335 б.

Шатлыклар —күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.

Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы —
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.

Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен,
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен.

Ә кызлар киеп чыкканнар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.

Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.

Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр — күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International