Татар бәйрәме (Ренат Харис)

Чыганак: Шәрәфетдинов, Д.Р. Сабан туе = Сабантуй : фәнни-популяр очерк / Д.Р. Шәрәфетдинов.- Казан : “Гасырлар авазы “ журн.редакциясе, 1997.- 311 б. - татар һәм рус телләрендә.

М.Ш.Ш-кә

Сабантуйларның, саны юк!
Юк сабантуйның яше...
Сабантуй һәрбер татарның
йөрәк түрендә яши.

Яши ул могҗиза булып,
яши ул өмет булып,
әйтерсең лә чәчү беткәч
яварга килгән болыт!

Әйтерсең лә яңгыр үткәч
ялтырап чыккан кояш –
нурын терек суы итеп
җан тамырыңа коя.

Көне җиткәч, йөрәкләрдән
ул мәйданнарга таша.
Чишмә-чишмә куанычлар
бәйрәм булып тоташа.

Сабантуй - борынгы йола!
Бүген дә ул шул килеш!..
Шарты бер - кеше үзеннән
үзе сорарга тиеш:

хакым бармы соң бәйрәмгә,
лаеклымы мин аңа?..
Гасыр аръягында туган
бу сорау һаман яңа.

Бу сорауга татар халкы
җавабын бирә торды –
тәненнән кан акканда да
ул икте, язды, корды!

Шулай итеп сабантуйга
яулады ул үз хакын...
Һәм менә көчле кулына
язмышын алды халкым.

Язмышка хуҗа халыкның
шатлыкка да хакы бар –
ә шатлыкның Сабантуе
дигән мәгърур аты бар.

Яңгырасын ул мәйданда,
гөрләсен һәр йөрәктә -
сабантуе һәр кешене
көр яшәргә өйрәтә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International