Бүген бездә Сабантуй (Фәнис Яруллин)

Чыганак: Балалар бакчасы : Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.- Казан : Раннур, 2003.- 656 б.

Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Узыгыз мәйданнарны.

Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый сабантуй,
Колагыңа киртеп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез

Картлар чүлмәк ватканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.

Карасагыз — бәйрәм бар,
Сусасагыз — әйрән бар.
Ял итәрсез — арсагыз,
Үкенмәссез — барсагыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International