Кызыл Армия маршы (И. Усманов)

Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

Кызыл Армиянең унбер еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек планын тикшерү бара иде. Хәрби командование вәкиле шефларга — сәнгать эшлеклеләренә үзенең фи-кер-теләкләрен белдергәннән соң өстәп болай диде:

— Безнең үзебезнең милли үзенчәлекле хәрби маршыбызны булдырасыбыз килә. Дивизия командиры иптәш Чанышев бу хакта композитор Сәйдәшев белән сөйләшеп каравыбызны үтенгән иде. Рухланып китеп, шундый марш бүләк итмәс микән ул безгә? Командирлар да, сугышчылар да рәхмәт укырлар иде.

Татар академия театрында эшләү дәверендә Салих Сәйдәшев әле нибары ике ел гына яшәп килүче татар радиостудиясенә дә булыша иде. Без, радио хезмәткәрләре, композиторның киләчәккә булган иҗади планнары турында еш сөйләшә, фикер алыша торган идек, аның күп кенә яңа әсәрләрен, импровизацияләрен беренче булып тыңлау бәхетенә дә ирешә идек.

Икенче көнне төшке ашны Сәйдәшләрдә ашарга булдык. Бу вакытта ул Волков урамында яши иде.

Декабрьның якты, кояшлы көне. Без дәртләнеп атлыйбыз, әмма гадәттә шат күңелле һәм сөйләшергә яратучан Салихыбыз бу юлы дәшми, эчтән генә ниндидер таныш булмаган көй көйләп баруын белә. Мондый хәлләр еш була иде аның белән.

—Менә ниндидер моңнар чыңлый бит колагымда, һич кенә дә котыла алмыйм шулардай,— диде ул. Бу мәлдә аның күңеле нечкәргәне сизелеп тора иде.
Төшке аштан соң тәмәке тартып җибәрдек.

—Салих, синең кайчан да булса марш язганың булдымы?

—Юк... Хәер, дөрес әйтмим бугай, Оренбургта музыка мәктәбендә эшләгәндә омтылып караган идем. Ә нигә син бу турыда сорыйсың әле?

Әнә шулай башланып китте безнең сөйләшү. Хәрбиләрнең үтенечләрен әйткәннән соң:

—Булдыра алмам дип уйлыйм,— диде ул. —Мин лирик бит. Маршта исә күңел нечкәлеген бирү кыен, ул дәртле, күтәренке рухлы булырга тиеш.

Бәхәс купты. Салих урыныннан торып пианино янына килде, аның өстендә яткан папкадан актарып кечкенә генә нота кәгазе тартып чыгарды. Пианино янына утырып, бармакларын кызу гына клавишлар өстеннән йөгертеп алды да, кайчандыр шул кәгазьгә төшергән фразаларын әкрен һәм салмак кына итеп уйнап җибәрде. Бу — маршка охшаганрак әсәр иде.

—Юк, марш түгел бу,— дип куйды ул соңыннан.

Без аны-моны сөйләшеп чәй эчтек, әмма нишләптер әңгәмә ябышмады. Салихның тәрәзәләре артында бакча күренә иде. Менә ул тәрәзә янына килеп басты, кар белән бизәлгән агачларга караган хәлдә, борын астыннан гына нидер көйли башлады.

Шуннан, кинәт борылып, пианино янына килеп утырды.

Кашларын җыерып, иреннәрен түгәрәкләп куйганнан соң, азрак кына артка каерылып уйнап ук җибәрде.

Күңеле илһамланып, башында яңа көй туган вакытларында ул һаман шулай итә торган иде.

Менә кульминация ноктасы... Аз гына кайгылы, әмма шул ук вакытта кырыс һәм күтәренке трио яңгырый. Кыллар гүли... Литавра һәм труба тавышлары ишетелә, менә безнең Кызыл Армиябез атлый. Салих тәмамлады, бармакларын клавишлардан алмыйча, миңа табан борылды да, елмаеп:

—Йә, ошадымы?—дип сорады һәм тиз генә борын астыннан көйли-көйли, нота билгеләрен кәгазенә төшерә башлады.

—Ә менә оркестрлаштырырга вакытым калмады. Әйдә, соңга калабыз!

Ул репетициягә ашыга иде. Кинәт миндә бер кыю уй туды. Салих киенгән арада, мин сиздермичә генә әлеге маршның кулъязмасын эләктердем.

Радиостудиядән шалтыратып, дивизия политбүлегендәге җитәкчеләрнең берсенә марш турында сөйләп бирдем.

Планым минем мондый иде... Салихның оркестрлаштырганын көтсәк, эш озакка сузылачак. Ә дивизиядә бик сәләтле капельмейстер бар. Кулъязманы политбүлек аша аңа биргәндә, ул тиз генә оркестрлаштырыр иде дә, уйнап карарга мөмкин булыр иде. Ә аннан соң Салихны чакырырга да мөмкин: төзәтәсе җирләрен төзәтер. Иптәшләр моның белән килештеләр һәм студиягә хәзер үк үзләренең капельмейстерларын җибәрәчәкләрен белдерделәр. Шулай итеп, марш дивизия оркестрына барып иреште.

Икенче көнне Сәйдәшев радиостудиягә килде.

—Кичә кич теге маршны яңадан карап чыкмакчы идем, үземнең сырлаганнарымны тапмадым. Кая тыгып куйдым икән, күрмәдеңме? — дип сорый бу миннән.

Мин уңайсыз хәлдә калдым. Дөресен әйтсәм, ачуланыр дип курыктым. Нәрсәдер мыгырдандым да, әңгәмәне икенчегә бордым.

Өч көннән капельмейстер, шалтыратып, бөтен нәрсә әзер икәнлеген әйтте. Бер кат уйнап та караганнар, әйбәт чыккан кебек, ди. Ул Сәйдәшевне Кызыл Армия йортына алып килүемне сорады.

Хәзер инде чигенерлек юл калмады, серне ачып салырга кирәк иде. Салих кашларын җыерып тыңлады да:

— И-и-и, хикмәт... Хәзер ни эшлисең инде, барудан башка чара юк,— диде.

Кызыл Армия йортының аскы катында оркестр композиторны үрә катып каршы алды.

Марш яңгырады. Салих тыныч кына тыңлады, әмма күзләрендә ризасызлык күренә иде. Ләкин ул аны сиздермәскә тырышты. Киресенчә, елмаеп, капельмейстерга, оркестрантларга рәхмәт әйтте. Аннары:

—Кайбер үзгәртәсе җирләре бар, әйдәгез, бергәләп төзәтик әле,— диде.

Озак азапланды Салих ноталары белән, хәтта театрга хәбәр итеп, концертмейстер Феофания Ивановна Терновскаядан репетицияне Сәйдәшевтән башка гына уздыруын үтенергә туры килде.

Яңа маршның репетициясе шулай башланды.

Салих Сәйдәшев үзенең маршын 1929 елның 23 февраль көнендә Кызыл Армиянең унбер еллыгына багышланган тантаналы кичәдә 1 нче Татар укчы полкы командованиесенә бүләк итәргә тиеш иде.

Бөтенебез, дулкынланып, тантана башлануын көтәбез. Сәхнәдә — президиум артындагы калку урында оркестр тезелгән. Алдан сөйләшү буенча, Сәйдәшев кыска гына котлау сүзе әйтеп, маршның партитурасын командованиегә тапшырырга, ә хәрбиләр, үз чиратларында, аңа кызылармеец формасы бүләк итәргә һәм почетлы сугышчы итеп полк исемлегенә теркәлгәнлеген белдерергә тиешләр иде.

Тантаналы утырыш менә-менә башлана дип торган вакытта Салих минем янга килде дә:

— Чыгыш ясарга куркам мин. Булдыра алмам, каушармын,—диде.

Ярдәмгә Татар академия театрының режиссеры Валиев-Сульваны чакырдым. Икәүләшеп Салихка һичшиксез чыгыш ясарга тиешлеген аңлатырга керештек. Әмма үгетли алмадык. Нишләргә сон, инде? Ниһаять, Салих урынына котлау сүзен Валиев-Сульва әйтер, ә партитураны Салих үзе тапшырыр дип, бәхәскә нокта куйдык.

Тантана кичәсе гаять күтәренке рухта узды. Утырышта катнашучылар маршны оркестрдан кат-кат сорап уйнаттылар.

Киң илебезнең төрле почмакларында яшәүче герой халкыбызның рухын күтәреп, Сәйдәшевнең Кызыл Армия маршы менә шул көннән бирле яңгырый.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International